Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Сабантуй» журналы Беренчелеге ярышында Актаныш көрәшчеләре сынатмады

2- 4 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясе Биектауда «Сабантуй» журналы призына көрәш бәйгесе оештырды. Беренчелектә Актаныш көрәшчеләре дә сынатмады.

                 Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясе «Сабантуй» журналы Беренчелегенә 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында көрәш ярышы оештырды. 2-4 февраль көннәрендә Биектауда узган чемпионатта районыбызның яшь көрәшчеләре дә катнашып үзләренең көчен күрсәтте.

              Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Россиякүләм танылган көрәшче, остаз Илфир Әнвәров һәм Илнар Насрыев милли бил алышка өйрәткән укучылар финал өлешенә килеп җиттеләр. Адель Нургатин (остазы И. Әнвәров), 36 килограмм авырлыкта 1 урынга лаек булды. 40 килограмм авырлыктагылар буенча Ильяс Шәмсиев (остазы И. Әнвәров), 50 килограммга кадәргеләр арасында Илфат Газизов (остазы И. Әнвәров) 3 урынны яулады. 70 килограммга кадәрге көрәшчеләрдән Айнур Самматов ( остазы Илнар Насрыев) 2 урынны үзенеке итте. 

                Актаныш батырларын бу мәртәбәле җиңүгә ирешүләре уңаеннан котлыйбыз. Ныклы саулык, максатчанлык һәм уңышлар телибез. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев