Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Сабантуй» журналы призына узган көрәш ярышларында актанышлылар уңышлы чыгыш ясады

«Сабантуй» журналы призына көрәш ярышлары быел 18-19 февральдә Биектауда узды. 2001-02 елгы яшүсмерләр - 39 командадан 300гә якын спортчыны җыйган әлеге турнирда Актаныш командасы мактаулы 2 урынны яулап кайтты. Көрәшче егетләр - Мирзаянов Айнур (Актаныш), Марсель Ханов, Динис Нуриев (Такталачык), Данис Камалов (Меңнәр), Алмаз Мөхәмәев (кадет мәктәбе), Илнур Сафиуллин, Ралиф...

«Сабантуй» журналы призына көрәш ярышлары быел 18-19 февральдә Биектауда узды.
2001-02 елгы яшүсмерләр - 39 командадан 300гә якын спортчыны җыйган әлеге турнирда Актаныш командасы мактаулы 2 урынны яулап кайтты. Көрәшче егетләр - Мирзаянов Айнур (Актаныш), Марсель Ханов, Динис Нуриев (Такталачык), Данис Камалов (Меңнәр), Алмаз Мөхәмәев (кадет мәктәбе), Илнур Сафиуллин, Ралиф Курбангалин (Богады), Ирек Нурморатов (Күҗәкә) - һәркайсы бу җиңүгә үзләреннән өлеш кертте.
Турнирда 3 урынга ия булган Аккүздән Илназ Сәйфетдинов (остазы Илфир Әнвәров) һәм Татар Суыксуыннан Заһит Шәйхәйдәров (остазы Раил Сираев) акчалата призга ия булдылар. Ә үз авырлык үлчәвендә келәмдә җиңүче калган Иске Җияш егете Фарис Хуҗин (остазы Илфир Әнвәров) 17-18 март көннәрендә Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә Татарстан җыелмасы составында катнашачак. Анда җиңүче калган көрәшчегә мастерлыкка кандидат исеме бирелә. Фариска уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев