Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Салават Фәтхетдинов призларына узган көрәш ярышларында Актаныш командасы икенче урынны яулады

Турнирда республикабызның барлыгы 19 районыннан 24 команда 257яшь көрәшче катнашты.

 

Бүген Теләче районының «Батыр» спорткомплексында 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призларына бишенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.

Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 19 районыннан 24 команда 257яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә Теләче - беренче, Актаныш - икенче, Кукмара - өченче, Арча дүртенче урыннарны яулады. Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнән Кубоклар, диплом һәм медальләр, башка бүләкләр  тапшырылды.

Shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев