Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Сөенчегә – волейбол тубы

- Артурның туган көне - 1 июнь. Мәктәптән кайтышлый хастаханәгә кереп чыктым. Мәктәп тә, хастаханә дә ул чагында аскы Актанышта. Бәби туу турында ишеттем дә, йөгердем Клим абый янына. Аның, сөенчегә бүләк бирермен, дигән сүзе бар иде. Ишектән килеп керешкә үк: "Сөенче, малай туган", - дип кычкырдым. Шушы сөенчедән Клим...

- Артурның туган көне - 1 июнь. Мәктәптән кайтышлый хастаханәгә кереп чыктым. Мәктәп тә, хастаханә дә ул чагында аскы Актанышта. Бәби туу турында ишеттем дә, йөгердем Клим абый янына. Аның, сөенчегә бүләк бирермен, дигән сүзе бар иде. Ишектән килеп керешкә үк: "Сөенче, малай туган", - дип кычкырдым. Шушы сөенчедән Клим абый миңа волейбол тубы бүләк итте. Һәм шулай килеп чыкты: бу бәби үсә-үсә волейбол тубына гашыйк булды, менә 50 яшенә җитте, ә ул әле дә волейбол уйный, республика, Россия чемпионатларында катнаша.
Әлеге кызыклы вакыйганы Клим абыйның бертуган энесе - шахмат остасы Илдар Имамов искә төшерде. Артур дип исем кушуга да Илдар Сәрдәр улы сәбәпче булган.
- Артурның уңышлары белән кызыксынып барганда гел шушы вакыйга искә төшә, - ди ул.
Уңышлары, чыннан да, бик зурдан. Бу хакта район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев та сөйләде:
- Волейбол спорты буенча Актаныш данын яклап, 8 мәртәбә Татарстан Республикасы чемпионы булган кеше ул. Мактаулы динамочы. Тәҗрибәле спортчы. Спорт ветераны. "Иң яхшы һөҗүмче" дигән титуллары да бар. Һаман да оста уенчы булып санала, авыл командалары ярышында да катнаша. Энергетиклар командасында да - ул. Районның яшьләр җыелма командасында уйный. Актив яшәү рәвеше алып бара. Аның бөтен гомере шушы волейбол белән бәйле.
Чыннан да, "Динамо" җәмгыятендә волейбол - иң абруйлы спорт төре. Аның бер генә турниры да Артур Имамовтан башка узмыйдыр.
Узган елның көзендә Казанда милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә үткәрелгән турнирда ул "Динамо-Чаллы" командасы составында катнашты. Россиянең 25 төбәгеннән килгән оста уенчылар белән көч сынашты. Призлы урын булмаса да, уңышлы чыгыш ясаучы команда исемен яуладылар. 2006 елдан бирле әлеге турнир ел саен үткәрелә. Артур аларның һәрберсендә катнаша. Ул уйнаган команда көчле уенчылардан санала. Беренче урынны алган чаклары да бар.
Волейбол белән җитди кызыксына башлавы җиденче-сигезенче сыйныфларда укыган чагына туры килә. Беренче остазы Фәрит Әхмәдишиннан тәүге дәресләрен, тәүге чыныгуларын ала. 1982-1983 елларда Чаллыда эшләгәндә халыкара класслы спорт мастеры Виктор Шибельбайнг тренерлыгында осталыгын арттыра. Ерак Көнчыгышта армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Актаныш районы эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша, бер елдан Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә.
Алабуга милиция мәктәбенең волейбол командасында алар төрле ярышларда катнашалар. СССР, Россиякүләм зур турнирларда катнашуы Чаллыда ук башланып китә, Волгоградка барып, III урын алып кайталар. Алабугада укыганда мондый көч сынашлар тагын да активлаша.
Актанышта эшли башлагач ук, аны район җыелма командасы капитаны итеп сайлыйлар. Актаныш волейболчылары бик озак еллар авыл спортчылары арасында Татарстан Республикасы чемпионы исемен үзләрендә саклап тоталар. Команда төрле һөнәр ияләреннән тупланган. Берсеннән-берсе озын буйлы, төз гәүдәле волейболчы егетләр буш вакытларын спортка багышлыйлар. Спорт - алар өчен яшәү мәгънәсе, сәламәтлек чыганагы, яңа омтылышлар, яңа җиңүләр.
Команда капитаны Артур Имамов 2004 елга кадәр район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя, Киров авылында участок инспекторы булып отставкага чыга. Хәзерге вакытта "Әнәк" агрофирмасында куркынычсызлык хезмәте башлыгы булып эшләвен дәвам итә. Туп чөяргә дә вакыт табыла. Спортны яратуы үзе янында шундый ук кыю йөрәкле, максатчан, нык ихтыяр көченә ия дуслар белән аралашып яшәргә этәргеч бирә.
50 яшь тулды дип тормый - Актанышның җыелма командасында да уйный. Команда яшьләрнеке, көндәшләре дә үзеннән күпкә яшьрәк. Ләкин ул аерманы сизми.
1 июнь - Имамовлар гаиләсе өчен гаилә ныклыгы көне дә. Артур һәм Миләүшәнең өйләнешүләре дә гаилә башлыгының туган көненә туры килгән. Артурга ул чакта 25 яшь тулган булган, ә быел исә бергә яши башлауларына - 25 ел. Көмеш туйлары. Миләүшә Имамова тумышы белән Тыңламас авылыннан, Иске Айман авыл Советында сәркатип. Уллары Илнур Казан энергетика университетын тәмамлаган, бүген армия хезмәтен үти. Кызлары Ландыш Казан федераль университетының Чаллы филиалында юридик белем үзләштерә.
Язманың сүз башы волейбол тубыннан башланып киткән иде, төгәлләгәндә дә шул волейбол тубы кыйссасына кайтасы килә. Чөнки Артур Имамовның әтисе Клим Сәрдәр улы үзе дә 1 июньдә туган, быел 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сөенче алучыга волейбол тубы бүләк итүе юктан гына булмаган, ахры. Улын сау-сәламәт, нык ихтыярлы, чып-чын спортчы итеп күрәсе килгәндер. Ә сез сөенче алучыга нәрсә бүләк итәр идегез?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев