Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат буенча Гран-При Кама аръягы XXV юбилей турнирында актанышлылар сынатмады

8-10 декабрь көннәрендә Баулы шәһәрендә Гран-При Кама аръягы XXV юбилей турнирларының финал өлеше узды. Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән килгән 171 шахматчы белән бергә монда Актаныштан да 15 бала көч сынашты. Хөрмәтуллин Таһир, Саматов Илзир, Закирҗанов Мансур составындагы зурлар командасы 9 төркем арасында V урынга ия булды. 2006 елгы һәм...

8-10 декабрь көннәрендә Баулы шәһәрендә Гран-При Кама аръягы XXV юбилей турнирларының финал өлеше узды. Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән килгән 171 шахматчы белән бергә монда Актаныштан да 15 бала көч сынашты.
Хөрмәтуллин Таһир, Саматов Илзир, Закирҗанов Мансур составындагы зурлар командасы 9 төркем арасында V урынга ия булды. 2006 елгы һәм кечерәкләр арасында исә Әмир Акмалов, Данияр Латыйпов, Ислам Тимеров, Зәйнәп Рахманова составындагы командабыз, шәһәрләрне дә узып, 19 төркем арасында III урынны яулады. Иң саллы өлешне командага Данияр Латыйпов кертте: 7,5 очко җыйнап, 130 бала арасында ул I урынга ия булды! Сеңлесе Раяна Латыйпова да сөендерде - 2010 елгы балалар арасында ул II урын алды!
5 этапка бүленеп, ел буе дәвам итүче Гран-при ярышларына монда гомуми нәтиҗә дә ясалды. Үз яшьтәшләре арасында Актанышның яшь шахматчылары Роза Гыймазова, Зәйнәп Рахманова - II, Данияр Латыйпов, Әмир Акмалов III урында.
Шушы ук чарада беренче мәртәбә шахпонг ярышлары - өстәл теннисы һәм шахмат бергә кушылган уеннар оештырылды. Беренче турнир чемпионы исемен Илзир Саматов яулады.
Ял итү программасы кысаларында уздырылган мини футбол ярышларында 2005 елгы һәм олыраклар командасы - I, 2006 елгы һәм кечерәкләр командасы II урынны яулады. Блиц һәм командалы блиц уеннарында катнашып, теннис уенында Илзир Саматов һәм Фирүзә Нәбиева I урынга ия булдылар, өлкәннәр арасында Илназ Саматов һәм Илдар Имамов тенниста призлы урыннар яуладылар. Остазлар арасында Фәһим Галимов призлы урынга, ел нәтиҗәләре буенча Имамов һәм Галимов "иң яхшы тренерлар" исеменә лаек дип табылып, кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Балалары белән бергә ярышка барып, бар кыз-малайларга күз-колак булган ике гаилә - Гөлназ-Рузил Латыйповлар һәм Илназ Гөлия Саматовларга зур рәхмәтләрне җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев