Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат буенча Гран-при Кама аръягы ярышлары Актанышта үтте

Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышлары 13-16 октябрь көннәрендә Актанышта тәүге мәртәбә үтте. Турнирның 5 этабы итеп оештырылган бәйге Актанышның яшь шахматсөярләренә анда иркенләп катнашу мөмкинлеге бирде. Актанышта яңа турнир туды, - дип бәяләде бу бәйгене баш хөкемдар, Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе вице-президенты Николай Коротаев. -...

Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышлары 13-16 октябрь көннәрендә Актанышта тәүге мәртәбә үтте. Турнирның 5 этабы итеп оештырылган бәйге Актанышның яшь шахматсөярләренә анда иркенләп катнашу мөмкинлеге бирде.
Актанышта яңа турнир туды, - дип бәяләде бу бәйгене баш хөкемдар, Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе вице-президенты Николай Коротаев. - Зурлар өчен турнирлар бик күп, ә балалар өчен бу Гран-при Кама аръягы ярышлары - беренчесе.
Актаныш лидерлар сафында, әйбәт, ныклы команда. Мондый турнирлар - кыз-егетләргә үз осталыкларын чарлау, тәҗрибә туплау өчен бик яхшы этәргеч, ярышлардан башка алгарыш булмый.
Үзебездә оештырылган турнирның икенче һәм бик тә әһәмиятле өстенлеге - шахмат мәктәбенә йөрүче балаларның бик күбесе өчен беренче зур бәйге булды ул. Баулы, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Казаннан җыелган 68 шахматчының 38е - актанышлылар, бездән куелган командалар саны исә җидәү иде.
Актанышта кабат шахмат модада - безгә бик күп бала килә. Алар белән эшләргә, һәммәсенә җитешергә тырышабыз. Балаларның уен көчен арттыруның бер генә юлы бар - ярышта катнашу, - ди Актаныш шахмат мәктәбе остазы Илдар Имамов. - Бу турнирда катнашкан һәр бала турында мәгълүматлар ФИДЕ халыкара рейтингына кертелә, ягъни ул бөтендөнья шахматчылар сафына кабул ителә.
Дүрт көн дәвамындагы ярышлар кызу, кискен барды: хәтта соңгы уеннар вакытында да әле кайсы команда җиңәсен алдан әйтеп булмый иде.
Һәр уенга берәр сәгать вакыт бирелә, йөреш ясаган саен 30 секунд өстәлеп бара. Ярышның икенче көнендә кызлар үз партияләрен 3 сәгать 40 минут уйнадылар. Шушы кадәр вакыт бу балалар урынарыннан да кузгалмыйча, шахмат тактасына текәлеп утырдылар. Көрәшнең нинди кискен икәне шуннан күренә, - ди остаз Фәһим Галимов. - Командаларын алга чыгару өчен балалар җан-фәрман тырыша, әмма берәүнең дә болай гына ярты очко да бирәсе килми. Шул ягы белән шахмат кызыклы да инде.
Кызыклы гына түгел, ярыйсы ук авыр да булды бу ярышлар, диләр катнашучылар үзләре.
Илзир Саматов, Актаныш: Бу турнир авыррак булды: көндәшләр көчле иде. 7 мөмкинлектән 3 җиңү яуладым, 1 уртак нәтиҗә. Шахмат - акыл спорты, ул башны әйбәт эшләтә. Шахмат белән инде алты ел шөгыльләнәм, өйдә дә компьютерда партияләр уйныйм, белгәннәремне арттырырга тырышам.
Мурат Абдреев, Казан: 7 мөмкинлектән 4,5 очко җыйдым. Шахмат белән биш ел шөгыльләнәм, ярышларда күп катнашам, җиңүләрем бар. Шахматчы яшьтәшләремә күбрәк белем, осталык, җиңүләр һәм уңышлар телим.
Роза Гыймазова, Актаныш: Бу турнир безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки беренчедән, ул үзебездә - Актанышта үтә, икенчедән, ул Гран-при Кама аръягы ярышларының бер этабы. Уеннар авыр булды, көндәшләрдән, бигрәк тә, Баулы, Әлмәт кызлары бик көчле. Бу ярышлардан тиешле нәтиҗәләр ясап, хәзер алдагы бәйгегә - 17 ноябрьдә Казанда узачак Татарстан чемпионатына әзерләнә башлыйбыз.
Алияна Айбашева, Актаныш: Фәһим абый төркеменә өченче ел йөрим. Бу ярышлар бик көчле барды. Мин 7 мөмкинлектән 4 җиңү яуладым, 3 уртак нәтиҗә. Үземнең уенымнан канәгатьмен.
Кече яшьтәгеләр арасында абсолют беренчелектә Алияна Айбашева - II, аннан аз гына калышып Фирүзә Нәбиева III урынны яуладылар. Үз номинацияләрендә Әмир Акмалов - I, Аделина Кәшбразиева III урынга ия булдылар. Шулай ук, Рәмилә Әмирханова, Альбина Әхмәтҗанова, Әминә Габдуллина, Мансур Закирьянов, Булат Төхфәтуллин, кечкенә дә төш кенә егет - призлы урынга лаек булганнар белән тигез күләмдә - 4,5 очко җыя алган әле 1нче сыйныфта гына укучы Аяз Басыйровлар бик матур уен күрсәттеләр. Зурлардан исә Роза Гыймазова, Ильвина Мирзагаянова, Таһир Хөрмәтуллин, Илзир Саматов, Гадел Имамовларны аерып, иң-иңнәр сафында булдылар дип олы горурлык белән атыйбыз. Командаларга килсәк, зурлар арасында актанышлылар бик азга гына калышып, II урынны яуладылар. Әлмәт командасы - I, Баулы - II урында. Кечкенәләр арасында беренчелекне -Түбән Кама, II урынны Баулы алды, безнең актанышлылар III урынны яуладылар.
Район шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов яшь шахматчыларны җиңүләре белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырганда, киләсе ярышларда призларның тагын да мулрак булачагын әйтеп сөендерде:
- Актаныш районы шахматчыларының яхшы нәтиҗәләргә ирешүен искә алып, "БлагоДарение" хәйрия фонды киләсе ярышларда аларны шефлыкка алачак, - диде ул. Бәйгенең баш хөкемдары, Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе вице-президенты Николай Коротаев исә яшь шахматчыларның Татарстан беренчелеген нәкъ менә Актанышта үткәрергә тәкъдим итте. Моның өчен сездә бар шартлар да бар, диде ул. Киләчәктә, шулай булгач, Актаныш Татарстанның шахмат спорты баш төбәгенә әйләнеп куймасын әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев