Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат бәйгесе узды

19 декабрь көнне Мөслим район үзәгендә күренекле шәхес, Татарстанның атказанган хезмәткәре, шахматчы Хәләф Мөхетдин улы Шәмсетдиновның якты истәлегенә багышланган шахмат бәйгесе узды. Юбилей турниры 20нче мәртәбә үткәрелде. Истәлек турнирга Хәләф аганың балалары иганәчелек иттеләр. Азнакай, Актаныш, Сарман, Мөслим районнарыннан барысы 52 уенчы, шулардан 10сы - укучылар, 18е - ир-егетләр һәм...

19 декабрь көнне Мөслим район үзәгендә күренекле шәхес, Татарстанның атказанган хезмәткәре, шахматчы Хәләф Мөхетдин улы Шәмсетдиновның якты истәлегенә багышланган шахмат бәйгесе узды.
Юбилей турниры 20нче мәртәбә үткәрелде. Истәлек турнирга Хәләф аганың балалары иганәчелек иттеләр. Азнакай, Актаныш, Сарман, Мөслим районнарыннан барысы 52 уенчы, шулардан 10сы - укучылар, 18е - ир-егетләр һәм 24е шахмат ветераны катнашты.
Кунакларны искиткеч җылы каршыладылар. Шәмсетдиновлар гаиләсе тарафыннан чәй, кофе, соклар әзерләнгән, өчпочмаклар, тәм-томнар уен дәверендә өзелеп тормадылар.
Ярыш яңа төзелгән клубта үтте. Уеннар бик кискен барды, чөнки көчле шахматчылар күп иде, хәтта Казаннан килгән уенчылар бар иде. Нәтиҗәләр безнең Актаныш командасы өчен бик күркәм булды: I урынны балалар арасында Ильзир Саматов, ветераннар арасында Илдар Имамов яулады. Фәһим Галимов - II, ир-егетләр арасында Ильсур Ялалов III урыннарны алдылар. Миңа да бүләк тапшырдылар. Өлкән тренерлар әйтүенә караганда, мондый саллы призлы турнирны күргән булмаган: беренче урынга - суыткыч, икенче урынга - телевизор, өченче урынга тузан суырткыч тапшырылды.
Мондый дәрәҗәле шахмат турниры үткәргән өчен Шәмсетдиновлар гаиләсенә барлык шахматчылар рәхмәтләрен җиткерделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев