Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат дөньясында

2011 ел шахматчыларыбыз өчен зур җиңүләр елы булды. Март, Лениногорск шәһәре. "Ак ладья" клубы призына узган, мәктәп командаларының республика беренчелегендә шәһәр командалары арасында II, авыл мәктәпләре арасында I урын. Омск шәһәре. Авыл шахматчылары арасында Рәсәй беренчелегендә Актаныш командасы III урын. Апрель, Актаныш. Татарстан республикасы укучыларының VIII спартакиадасы финал уеннарында I...

2011 ел шахматчыларыбыз өчен зур җиңүләр елы булды.
Март, Лениногорск шәһәре. "Ак ладья" клубы призына узган, мәктәп командаларының республика беренчелегендә шәһәр командалары арасында II, авыл мәктәпләре арасында I урын.
Омск шәһәре. Авыл шахматчылары арасында Рәсәй беренчелегендә Актаныш командасы
III урын.
Апрель, Актаныш. Татарстан республикасы укучыларының VIII спартакиадасы финал уеннарында I урын, икенче команда III урын.
Декабрь, Баулы шәһәре. "Гран-при Закамья" турнирларының йомгаклау ярышында I урын.
Октябрь, Әлмәт шәһәре. Авыл шахматчыларының спартакиадасы финал уеннары III урын.
Июнь, Минзәлә шәһәре. "Авыл яшьләре" уеннарында лаеклы II урын. Август, Чаллы шәһәре. "Автодорстрой-2011" дип исемләнгән халыкара шахмат турнирында авыл укучылары арасында I урын. Әлеге җиңү 2012 елда узачак Европа беренчелегендә катнашу хокукы бирде.
Сентябрь, Кинель-Черкасск, Самара өлкәсе. Рәсәйнең авыл җирлегендә яшәүче укучыларның IХ ачык шәхси-команда беренчелегендә III урын.
Кышкы яллар чорында шахмат мәктәбендә төрле ярышлар үткәрү планлаштырыла.
5 гыйнвар көнне район укытучылары спартакиадасы кысаларында шахмат турниры узачак.
6 гыйнвар көнне Кыш бабай призына зурлар, укучылар һәм ветераннар арасында зур турнир көтелә.
8 гыйнвар көнне район мәктәп укучылары һәм команадалары арасында шәхси - команда беренчелегенә ярышлар узачак.
Бар бәйгеләрнең дә башлану вакыты 9.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев