Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат турнирында Актаныш данын яклаган җиңүчеләр (ИСЕМЛЕК)

Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышларының 5нче этабы Актанышта 3-6 ноябрь көннәрендә үтте. Узган ел Актанышта тәүге мәртәбә оештырылган бу турнирда безнең зурлар төркеме - II, кечкенәләр III урынны яулаган булсалар, быел ярышны ЗУР ҖИҢҮ белән тәмамладылар: кечкенәләр төркеме дә, зурлар да I урында! Кече яшьтәгеләр...

Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышларының 5нче этабы Актанышта 3-6 ноябрь көннәрендә үтте. Узган ел Актанышта тәүге мәртәбә оештырылган бу турнирда безнең зурлар төркеме - II, кечкенәләр III урынны яулаган булсалар, быел ярышны ЗУР ҖИҢҮ белән тәмамладылар: кечкенәләр төркеме дә, зурлар да I урында!

Кече яшьтәгеләр арасында Әмир Акмалов, Данияр Латыйпов, Зәйнәп Рахманова - алар шәхси беренчелектә дә беренче урыннарга ия булдылар - һәм Ислам Тимеров составындагы остаз Илдар Имамовның командасы җиңүче исемен яулады. Бөгелмә командасы - II, Түбән Кама - III урынга ия булды. Кечкенәләр арасында, шулай ук, шәхси беренчелектә Раяна Латыйпова - I, Фәһим Галимов командасыннан Фирүзә Нәбиева - II, Илдан Саматов, Рәзилә Нәбиева - III, 7 мөмкинлектән 5 очко җыеп, азга гына калышкан Аяз Басыйров, Әминә Габдуллина, Альбина Әхмәҗановалар IV урынга ия булдылар. Зурлар арасында Роза Гыймазова (шәхси беренчелектә - I), Таһир Хөрмәтуллин, Илзир Саматов (шәхси беренчелектә - III), Мансур Закирҗанов составындагы Илдар Имамов командасы җиңеп чыкты. Бер районнан берьюлы ике команданың җиңү яулавы - гадәттән тыш хәл, дип бәяләде баш хөкемдар. Бик зур сөенеч! Зурлардан Фәһим Галимовның укучысы Динислам Закиров шәхси беренчелектә II урынга ия булды. Зурлар командалары арасында II урыны исә Түбән Кама кыз-малайлары яулады.
Район шахмат федерациясе җитәкчесе, "БлагоДарение" хәйрия фонды рәисе Фәрит Салихов яшь шахматчыларны җиңүләре белән тәбрикләде, бүләкләрне исә җиңүгә омтылышлары өчен, дип, бик тырышып уеннарда көчләрен сынаган, тик призлы урынга эләгә алмаган балаларга тапшырды. Остазларга да бүләге бар иде: турнирның бәйрәм көннәренә туры килүе уңаеннан, "шахмат фанатлары" дип халыкта исемнәре таралган остазларыбызның күкрәкләренә Октябрь революциясенең 100 еллыгы медальләрен беркетте. Шахмат мәктәбе исә, бүләккә каршы бүләк - Фәрит Муллагали улына истәлек медале тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев