Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат уены – тормышның үзе кебек

Укучылар спартакиадасы кысаларында шахмат буенча финал уеннары быел Актанышта алтынчы тапкыр үтте. 11 нче мәртәбә уздырылучы бәйгенең алтысы бездә үтү - зур ышаныч күрсәтү ул. Биш көн дәвамында озын-озак 9 тур, 68 укучыдан 17 команда, тренерлар - һәммәсенең күңелен күрергә, ашау-яшәү шартларын кайгыртырга, уеннар өчен уңай мохит тудырырга кирәк. Һәр...

Укучылар спартакиадасы кысаларында шахмат буенча финал уеннары быел Актанышта алтынчы тапкыр үтте. 11 нче мәртәбә уздырылучы бәйгенең алтысы бездә үтү - зур ышаныч күрсәтү ул. Биш көн дәвамында озын-озак 9 тур, 68 укучыдан 17 команда, тренерлар - һәммәсенең күңелен күрергә, ашау-яшәү шартларын кайгыртырга, уеннар өчен уңай мохит тудырырга кирәк. Һәр кичне тәкъдим ителгән ял чаралары - "Яшьлек" кинотеатрында дискотека, кинофильм карау, боз сараенда тимераякта шуу, бассейнда тәннәрне язу, теннис, бадминтон, футбол уйнарга мөмкинлекләр тудырылу - һәммәсе яшь шахматчыларны киеренке ярыштан соң ял иттерү, кәефләрен күтәрү максатыннан оештырылган. Бу эшләрнең башында торган Актаныш шахмат мәктәбе остазы Фәһим Галимов игътибар һәм ярдәм өчен район, технология техникумы һәм "Лачын" боз сарае җитәкчелегенә зур рәхмәтле.
Аю белән куян көрәшсә
Турнир 2000-2004 елгы кыз-малайлар арасында барды. Актаныш командасын район шахмат мәктәбе остазы Илдар Имамов шәкертләре - Роза Гыймазова, Эльвина Мирзагаянова, Таһир Хөрмәтуллин һәм Илзир Саматов тәкъдир итте.
- Аларның бу составта җыелып, шундый җаваплы, район данын яклый торган зур уенда уйнаганнары юк иде. Бик сөенәм - команда туды, - ди остаз. - Көрәш соңгы көнгә кадәр бик катлаулы, кискен барды. Моңарчы һәрчак шәһәр командалары арасында уйнаган Баулы командасы бу юлы безнең авыл районнары төркеменә кергән. Аю белән куян, яки, 100 кг лы әзмәвер белән 50 кг лы егет көрәшсә, дөрес түгел. Әмма без көрәштек, балалар тырышты. Иң күп очконы командага зур тәҗрибәле Роза Гыймазова китерде. Калган өч уенчыбыз тигез - 5әр очко җыйды. Сарман бездән ярты очкога гына узды. Балаларга, әти-
әниләренә бик зур рәхмәт!
Актаныш командасы үз төркемендәге Мамадыш, Кукмара, Саба, Балтач, Сарман, Баулы командалары белән уйнап, III урынны яулады, гомуми нәтиҗәләр буенча VI урында.
Булачак гроссмейстерлар
Команданың иң өлкән шахматчысы Эльвина Мирзагаянованы бу серле фигуралар дөньясы белән бабасы Әлиф Гарифуллин таныштырган. Республика күләмендә генә түгел, Россия киңлегендә уздырылган "Шахматная принцесса", мәктәп командалары арасында оештырылган Европа чемпионатында катнашып, тәҗрибә туплаган инде ул.
- Һәр уенны башлаганда күңелдә азарт уяна, бик яратып шөгыльләнәм. Җиңсәм, әлбәттә, шатланам; җиңелсәм, үз хаталарымны карыйм, тренер белән уенга анализ ясыйбыз, икенче юлы аларны кабатламаска тырышам, - ди Эльвина.
Авыл уенчылары арасында Россиядә ике мәртәбә II урынны яулаган, Татарстан командасы составында бәйгеләрдә һәрчак җиңүче исеменә ия булган Роза Гыймазова бу турнирда зуррак күрсәткечләргә дә өмет бар иде, ди:
- Өмет II урынга ук бар иде, бәлки Iгәдер дә. Әмма көндәшләр бик көчле булды. Әти-әниемә призлы урын алуыбыз турында кич, алар эштән кайткач кына әйтәм, эшләре бик тыгыз, бүлмим, - ди зурларча, мөстәкыйль фикер йөртергә гадәтләнгән кыз.
Команда егетләре икесе дә гуманитар гимназиядә белем ала, укучылар өчен интернатта яши. Бу уку йорты белән якыннан таныш булганнар яхшы белә: программа монда бик тыгыз, укулар кичке 4-5кә кадәр дәвам итә. Илзир Саматов белән Таһир Хөрмәтуллин шуңа да шахмат мәктәбенә дәресләргә йөри алмый, тренер белән киңәшләшеп, нигездә, үзлекләреннән әзерләнәләр. Турнир алдыннан исә остаз барысын бергә җыйган, атна дәвамында күнекмәләр эшләп, дебютлар, тактик алымнар карап, осталыкларын чарлаганнар.
Саматовлар гаиләсендә шахмат аерым бер урын алып тора. Барысы да җенләнгән аның белән. Әниләре, дөрес, шашка уйный, ә менә әтиләре, малайлар - барысы да шахматсөярләр. Буш вакытлары булуга, бергәләп мәсьәләләр чишә, уеннар оештыралар.
- Балалар белән даими шөгыльләнү кирәк икән, - ди гаилә башы Илназ Саматов. - Баланы түгәрәккә җибәреп тә, үз иркенә куйсаң, ярар, булдыра алганча өйрәнер, дисәң, зур мөмкинлекне кулдан ычкындырасың дигән сүз. Бәлки, аның бар киләчәген билгеләүче сәләттер ул! Шуңа барлык мөмкин ярышларда катнашырга, өйдә даими шөгыльләнергә тырышабыз.
Таһир Хөрмәтуллинны да шахмат иленә җитәкләп алып керүче әтисе булган.
- Әтинең үзен шахматка әбекәй өйрәткән. Хәзер әти белән уйнау кызык түгел инде, - ди Таһир. - Шахмат - бик кызык спорт төре, ул кешенең ничә яшьтә булуына бәйле түгел, аның өчен баш кирәк. Үскәч тә шахмат белән шөгыльләнергә уйлыйм.
Егетләр икесе дә киләчәктә үзләрен гроссмейстер, дөнья чемпионнары итеп күз алдына китерә. Аның өчен бик күп көч куярга кирәк икәнен дә беләләр. Максатлар зурдан, уңышлар сезгә, шахматсөяр кыз-егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев