Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахматчылар Актаныш данын яклады

Шахмат буенча "Шифа" сәүдә йорты призына төбәкара язгы турнир 21 май көнне Нурлат шәһәрендә узды. Самара өлкәсе, Татарстанның Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләре, районнардан килгән 100дән артык шахматчы катнашкан бәйгедә Актанышлылар да үз көчләрен күрсәтеп кайттылар. Үз яшь төркемнәрендә шахмат мәктәбе укучылары Илзир Саматов чемпион исемен яулады, Латыйпов Данияр һәм Фирүзә...

Шахмат буенча "Шифа" сәүдә йорты призына төбәкара язгы турнир 21 май көнне Нурлат шәһәрендә узды.

Самара өлкәсе, Татарстанның Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләре, районнардан килгән 100дән артык шахматчы катнашкан бәйгедә Актанышлылар да үз көчләрен күрсәтеп кайттылар.

Үз яшь төркемнәрендә шахмат мәктәбе укучылары Илзир Саматов чемпион исемен яулады, Латыйпов Данияр һәм Фирүзә Нәбиева - III урыннарны алдылар. Өлкәннәр арасында остазлар Илдар Имамов - I, Фәһим Галимов II урынга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев