Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахматчыларыбыз Европа чемпионатында көч сынады

1-9 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең шахмат-шашка уеннары үзәгендә Россиядә 1 нче тапкыр мәктәп командалары арасында шахмат буенча Европа чемпионаты үткәрелде. Бу ярышларга, Европа илләре белән беррәттән, Россиянең авыл укучылары арасында III урынны алган һәм Татарстан республикасының иң көчле авыл шахматчылары исемен йөрткән Актаныш командасы да чакырылган иде. Узган елны...

1-9 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең шахмат-шашка уеннары үзәгендә Россиядә 1 нче тапкыр мәктәп командалары арасында шахмат буенча Европа чемпионаты үткәрелде. Бу ярышларга, Европа илләре белән беррәттән, Россиянең авыл укучылары арасында III урынны алган һәм Татарстан республикасының иң көчле авыл шахматчылары исемен йөрткән Актаныш командасы да чакырылган иде.
Узган елны шушы вакытта үткән "Автодорстрой" халыкара шахмат фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган безнең команда бу юлламага үзенең әйбәт күрсәткечләре нәтиҗәсендә хуҗа булды. 2011 елда команда түбәндәге составта чыгыш ясады: Нигъмәтуллин Айдар, Нуриәхмәтов Ригинат, Шакиров Мансур, Адиева Айгөл. Кызганычка каршы, бу команда быел Европа чемпионатында яшьләре туры килмәү аркасында уйный алмады, алар 1996-1997 елгылар. Шуңа күрә безгә яңа команда, барысы да 1998 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучыларны әзерләргә туры килде.
Командабыз Актанышның 2 нче урта мәктәбе базасында төзелде, һәм аңа түбәндәге укучылар кертелде: Нигъмәтуллин Алмаз, Халирахманов Динар, Ханнанов Нияз (1нче мәктәп), Мирзагаянова Эльвина.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 22 август, 2012 65 (9710) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев