Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ШАХ ҺӘМ МАТ, УЙНЫЙ БЕЛГӘН ОТТЫРМАС: Актаныш шахматчылары Кама аръягы ярышларыннан җиңү белән кайтты

Шахмат буенча укучылар арасында ел дәвамында баручы Кама аръягы Гран-при ярышларының чираттагы этабы 23-27 июль көннәрендә Чистай шәһәрендә үтте.

“Зур Кама” дип  исемләнгән XVI төбәкара шахмат турнирында республикабызның барлык зур шәһәрләре, районнарыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән катнашкан 16 команда, тәҗрибәле 155 уенчы арасында Актаныш спорт мәктәбенең 12 яшь шахматчысы да көч сынашты. 

Биш көн дәвамында барган 9 турда ярышларның кискенлегенә бер дәлил -  җиңүчеләр бары тик соңгы уеннардан соң гына билгеле булды. Иң мөһиме – нәтиҗәләр куанычлы: Казан шәһәренең сайлап җыелган уенчылардан торган командасыннан азга гына калышып, Актанышның Данияр Латыйпов, Аяз Басыйров, Зәйнәп Рахманова, Ислам Тимеров (остазлары И.Имамов) составындагы кечкенәләр командасы II урынны, малайлар белән беррәттән тигез уйнаган дүрт кыз - Фирүзә Нәбиева, Алияна Айбашева, Альбина Әхмәтҗанова һәм Рәзилә Нәбиева составындагы команда (остазлары Ф.Галимов), 1 очкога гына калышып, III урынны яулады. Актанышлылар, шул рәвешле, янә шахмат дөньясын шаулатты - пьедесталның ике баскычын да район спорт мәктәбе яшь шахматчылары командалары биләде. 

Шәхси беренчелектә исә үз яшь төркемендә Данияр Латыйпов - III, 2007-2008 елгы кызлар арасында Зәйнәп Рахманова – II, Фирүзә Нәбиева I урынны яулады. Абсолют беренчелектә дә Фирүзә “Зур Кама” шахмат турнирының иң көчле өч шахматчы кыз арасына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев