Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

СПОРТ ДӘРЬЯСЫНДА: Актанышта укучылар Кыш бабай призы өчен "көрәште " (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 2 гыйнвар көнне, Актанышта Кыш бабай призына шахмат ярышлары үтте.

Әлеге төр ярышларны үткәрү районыбызның матур бер гадәтенә әйләнеп китте.

Шахмат ярышлары балалар иҗат үзәге бинасында уздырылды. Биредә 50гә якын укучы катнашты. Спорт сөючеләр арасында Актаныш укучылары, авыл җирлекләреннән килгән балалар һәм районыбыз кунаклары да бар иде.

Ярышларны оештыручылар шахмат спортына балалар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә кызыксыну артуын билгеләп үттеләр. Димәк, гаиләдә спортка карата игътибар арта дигән сүз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев