Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат спортын сөючеләр игътибарына

Бик матур яңалык-тиздән районыбызның оешмаларында хезмәт куючылар өчен шахмат уены чемпионаты үтәчәк. Ул кышкы Спартакиада кысаларында уза.

 Үзенә тәвәкәллек, көчле рухлылык һәм зирәклелек таләп иткән ярыш 8-10 февральдә  18:00 сәгатьтә Балалар иҗат үзәгендә  оештырыла. Команда составына һәм уен кагыйдәләренә таләпләр түбәндәгечә билгеләнгән:1 хатын-кыз һәм ир-ат, 18 яше тулган булу шарт. Актаныш җирлегендә эшләү, прописка булу да-кирәк катнашу өчен. Турнир швейцар системасы буенча 9 тур форматында, уенга 15 минут бирелә.
 Оештыру комитеты булдырылган. Баш хөкемдар итеп И.С. Имамов билгеләнгән, элемтә өчен:89600724822; шулай Ф.Г. Галимовның да телефонын да күрсәтәбез: 89093121317.
 Чемпионатта командаларын чыгармаган оешмаларга 30 урын куела. Җиңүчеләрне һәм призёрларны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм буенча бүлеге тарафыннан Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән тәбрикләү каралган. Гаризалар урында 8 февраль көнне хөкемдарлык коллегеясенә тапшырыла, табиб имзалаган белешмә дә кирәк. 
 Шахмат уеннары фәлсәфи яктан ачылырга, тыныч булырга, четерекле мәсьәләләрне җитди уйлап хәл итәргә өйрәтә. Гомумән, тормышчан уеннарның берсе! Ярышларга рәхим итегез, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев