Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахматчы кызыбыз Фирүзә

Узган елның декабрь аенда Самара өлкәсендә шахмат буенча Идел буе федераль округының финал уеннары райондашыбыз Фирүзә Нәбиевага зур җиңү алып килде.

          Турнир 15-26 декабрь көннәрендә Самара өлкәсендә үтте. Фирүзә анда чемпион калды!
          Август аенда 9 көн дәвамында уздырылган Татарстан беренчелегендә 17 яшькә кадәрге кызлар арасында II урынны алган Фирүзә Нәбиева шушы ярышка юллама яулаган иде. Шахматчы кызның уңышлары шактый. Шушы елның гыйнвар аенда Удмуртиянең Дебесы районында авыл җирлекләрендә яшәүче кызлар турнирында барлык көндәшләрен дә җиңеп, абсолют беренчелекне алды. Апрель аенда Казан шәһәрендә үткән Россия кубогы этабында I урынга чыгып, үзенең бик көчле шахматчы икәнлеген раслады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев