Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Бик күпләр зәңгәр экраннар аша Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә 9 февральдән башланган XXIII кышкы Олимпия уеннарын күзәтәдер бүген. Россия командасы нейтраль әләм астында "Олимпия атлетлары" буларак чыгыш ясаса да, аларның һәр уңышы ил шатлыгы, ил җиңүедәй кабул ителә. Казан вакыты белән 12 февраль иртәсендә тәмамланган фигуралы шууда татар кызы Алинә...

Бик күпләр зәңгәр экраннар аша Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә 9 февральдән башланган XXIII кышкы Олимпия уеннарын күзәтәдер бүген. Россия командасы нейтраль әләм астында "Олимпия атлетлары" буларак чыгыш ясаса да, аларның һәр уңышы ил шатлыгы, ил җиңүедәй кабул ителә. Казан вакыты белән 12 февраль иртәсендә тәмамланган фигуралы шууда татар кызы Алинә Заһитова ирекле программада чыгыш ясап, 158 балл җыеп, шәхси рекордын яңартты һәм көндәшләрен шактый артта калдырып, җиңү яулады. Фигуралы шууда команданың көмеш медальгә ия булуында аның өлеше биниһая.
Алинәне безнең якташыбыз, дип әйтә алабыз. Аның әтисе Илназ Нәсих улы - Татар Әҗби авылында туган, күренекле хоккейчы, хәзер Ижауда "Ижсталь" хоккей командасы баш тренеры булып эшли.
Бозга беренче адымнарын Алинә Әлмәт шәһәрендә 4 яшендә ясый. Гаиләләре белән кабат Ижауга күченеп кайткач, 2007-2015 елларда остазы Наталья Антипина кул астында шөгыльләнә. Яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 2016 елда Мәскәүгә китә, анда танылган тренер Этери Тутберидзе төркемендә күнегүләр башлый. Бу ел башында Алинә Мәскәүдә узган Европа чемпионатында җиңү яулаган иде, инде менә Олимпия командасында көмеш медаль яулады. Афәрин!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев