Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Әгәр "Бүләк" чаңгы трассасы буйлап чаңгы таяклары тоткан, ләкин чаңгыларсыз атлаучы кешеләрне очратсагыз аптырамагыз, алар бер дә "сәер" кешеләр түгел, ә бәлки, физик активлыкның иң алга киткән төрләренең берсе - "скандинавия йөрешен" кулланып, Игелек үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырган, үз сәламәтлекләренә битараф булмаган спорт белән шөгыльләнүче өлкәннәр булыр....

Әгәр "Бүләк" чаңгы трассасы буйлап чаңгы таяклары тоткан, ләкин чаңгыларсыз атлаучы кешеләрне очратсагыз аптырамагыз, алар бер дә "сәер" кешеләр түгел, ә бәлки, физик активлыкның иң алга киткән төрләренең берсе - "скандинавия йөрешен" кулланып, Игелек үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырган, үз сәламәтлекләренә битараф булмаган спорт белән шөгыльләнүче өлкәннәр булыр.
Физик культураның һәркемнен дә кулыннан килердәй гади һәм файдалы бу төре көннән-көн дөньяда танылганлык яулый.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү Игелек үзәге, ТР социаль яклау министрлыгы оештырган "Общественная инициатива - 2014" конкурсында "Преодоление" социаль проекты белән катнашып грантка ия булды. Проект өлкәннәрнең һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең яшәү, тормыш сыйфатларын яхшырту, баету, актив сәламәт яшәү рәвеше алып бару, аларны социаль реабилитацияләү һәм тернәкләндерү өчен эшләнгән.
Бу проектның төп этабы булып - "скандинавия йөреше" спорт төре тора. Проект кысаларында әлеге чараларны тормышка ашыру өчен - махсус таяклар, гантель, туп һәм скакалкалар алынды. Атнага 2 тапкыр - сишәмбе һәм җомга көннәрендә "Бүләк" чаңгы трассасында дәресләр алып барыла башлады. Әлеге технологияне кертүнең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен һәм актив озын гомер принципларын булдыру. Физик хәрәкәт сәламәтлекне яхшырта, гомер озынлыгын арттыра, күп авыруларның килеп чыгу куркынычын киметә, стресслардан котылырга ярдәм итә һәм төшенкелеккә бирелүдән саклый. Скандинавия йөреше - махсус таяклар кулланып ачык һавада хәрәкәт итү, йөрү. Гади атлап йөрүгә караганда әлеге техниканы кулланып хәрәкәтләнгәндә гәүдә мускулларының 90%ы, кул-аяклар активлаша, йөрәк, үпкә эшчәнлеге яхшыра. Аеруча скандинавия йөреше өлкән яшьтәге кешеләр өчен файдалы. Шулай ук ялыктыргыч диеталарсыз, табигый ысул белән ябыгырга теләүчеләргә дә бик яхшы чара.
Скандинавия йөрешенең файдасы:
1. Тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота,
2. Тәннең 90 процент мускулын эшләтә,
3. Гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка күбрәк яндыра,
4. Йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә,
5.Үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта, гади йөрү белән чагыштырганда, пульсны 10-15 тибешкә күтәрә,
6. Арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы,
7. Координацияне яхшырта,
8. Спортчылар өчен йөрәк-кан тамыры системасын һәм чыдамлылыкны күнектерер өчен дә менә дигән ысул,
9. Терәк-хәрәкәтләнү аппараты проблемалары булганнарны тулы тормышка кайтара.
Скандинавия йөрү ысулын кулланырга уйласагыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.Чөнки кайбер төр авырулар вакытында әлеге спорт белән шөгыльләнергә ярамый.
Скандинавия йөреше белән ачык һавада ел әйләнәсенә шөгыльләнергә була. Нәтиҗәләргә табигый юл-ритмлы хәрәкәтләр һәм дөрес сулау ярдәмендә ирешелә.
Медицина хезмәткәре Рәйлә Максутова житәкчелегендә, анык скандинав адымнар белән сәламәт киләчәккә атларга теләсәгез, Игелек үзәгенә рәхим итегез!
Белешмәләр өчен безнең телефон: 3-10-22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев