Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

"Спорт-сәламәтлек нигезе", - дибез. Уразай авыл җирлегендә дә спортка зур әһәмият бирелә. 28 гыйнвар көнне җирлегебезнең аксакал спортчысы, шахмат остасы, яшьләрнең остазы Сәрвәров Васил Каюм улы исемендәге кубокка спартакиада булып үтте. Мондый чара җирлегебездә инде 6 ел рәттән үткәрелә. Көн салкын булуга да карамастан, җирлек халкы бик теләп катнашты. Алар...

"Спорт-сәламәтлек нигезе", - дибез. Уразай авыл җирлегендә дә спортка зур әһәмият бирелә.
28 гыйнвар көнне җирлегебезнең аксакал спортчысы, шахмат остасы, яшьләрнең остазы Сәрвәров Васил Каюм улы исемендәге кубокка спартакиада булып үтте. Мондый чара җирлегебездә инде 6 ел рәттән үткәрелә. Көн салкын булуга да карамастан, җирлек халкы бик теләп катнашты. Алар чаңгыда, тенниста, гер күтәрүдә, кул көрәшендә, шахматта, пневматик мылтыктан атуда, шулай ук волейбол һәм аркан тартуда үзләренең көчләрен сынады. Бу ярышта терлекчеләрнең һәм механизаторларның актив катнашуы аеруча да куанычлы. Кайнар чәй белән әзерләнгән кайнар коймак спортчыларыбызның кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде. Спартакиадада 6 команда: авыл җирлеге Советы, Уразай мәктәбе, хуҗалык белгечләре, Уразай авылы, Шәрип һәм Мерәс авыллары, Илчебай һәм Куян авыллары командалары көч сынашты. Быел да күчмә кубокка Куян авылы командасы лаек дип табылды. II урынга Уразай авылы командасы, III урынга Уразай мәктәбе командасы ия булды. Аерым төрләргә килсәк, беренчелекне чаңгы эстафетасында Шәрип авылы командасы, тенниста Закирова Гөлсинур һәм Миргалимов Искәндәр, шахматта Сәрвәров Васил һәм Хөсәенова Гөлсинә, пневматик мылтыктан атуда Шәйдәүләтов Шәйхенур, гер күтәрүдә Арсланов Илфар, кул көрәшендә Гарипов Фәндүс һәм Хөсәенова Гөлсинә яулады. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгы Исламов Рузил Мөхәмәтнур улы мактау грамоталары тапшырды. Спартакиаданың төп иганәчесе булган "Нур" хуҗалыгы җитәкчесе Харисов Рәшит Әсрар улы җиңүче командаларны акчалата бүләк белән сөендерде.
Спортка багышланган мондый чаралар безнең өчен бик әһәмиятле. Без һәрдаим сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш, чөнки сәламәт тәндә- сәламәт акыл дип халык юкка гына әйтмәгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев