Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Сочи, без синең белән

"Күчтәнәч" тапшыруын, я берәр мультфильм карарга дип телевизорны ачкан саен күзебез "Сочи - 2014" дигән эмблемага төшә. Әйе, тиздән, төгәлрәк итеп әйтсәк 7-23 февраль көннәрендә бөтендөнья күләмендә әһәмиятле вакыйга - XXII Кышкы Олимпиада уеннары узачак. Аның башкаласы - Сочи шәһәре. Ул Кара диңгез ярлары буйлап йөз чакрымга сузылган. Озынлыгы буенча...

"Күчтәнәч" тапшыруын, я берәр мультфильм карарга дип телевизорны ачкан саен күзебез "Сочи - 2014" дигән эмблемага төшә.
Әйе, тиздән, төгәлрәк итеп әйтсәк 7-23 февраль көннәрендә бөтендөнья күләмендә әһәмиятле вакыйга - XXII Кышкы Олимпиада уеннары узачак. Аның башкаласы - Сочи шәһәре. Ул Кара диңгез ярлары буйлап йөз чакрымга сузылган. Озынлыгы буенча Европада аңа тиңнәр юк. Чак кына читкәрәк китеп, өскә таба күтәрелә башласаң, ак түбәле тауларга төртеләсең. Әнә шул таулар итәге Олимпиада уеннары үткәрү өчен иң җайлы урын дип сайланган да инде.
Биредә өч елдан артык зур төзелеш эшләре алып барылды. Меңләгән төзүчеләр тиз арада дистәләгән спорт корылмалары төзеп тапшырды, яңа юллар салынды. Анда бик күп илләрдән килгән спортчылар ярышачак. 98 комплект медаль уйнатылачак.
Әле узган ел гына без дә шундый зур спорт ярышларының шаһиты булган идек. Казанда Универсиада уеннарының берничә төрен карадык. Зур стадионда ярышкан спортчыларга көч биреп, кул чабып утырдык. Универсиада утын алып килгән факел янында рәсемгә дә төштек. Илебез спортчыларының иң күп медаль яулавында безнең өлеш тә булгандыр дип уйлыйбыз.
Кышкы Олимпиада уеннары да бик киеренке төстә узарга ошаган. Ул меңләгән чакрым ераклыктагы Сочи шәһәрендә үтсә дә, безнең күңелебез шунда булыр. Без һәр ярышны карап барырга тырышырбыз. Без җиңәрбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев