Актаныш

СОЛТАНОВНЫКЫЛАР КАНАТ НЫГЫТА: Тенниста яңа уңышларыбыз бар

Безнең уңышлар!

Өстәл теннисы буенча олимпия резервы махсуслашкан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре ачык беренчелегенең 14 октябрь көнне Казанда узган 2 лигада Актаныш спорт мәктәбе укучысы Илназ Сәрвәров II урын алды.

Алдарак исә - 11 октябрь көнне яшь теннисчылар күрше Илеш районында Башкортстан көненә багышланган турнирда көчләрен сынап кайтканнар иде. Рамазан Лотфуллин, Риназ Садретдинов - I, Камилә Шиһапова, Әмир Мансуров – II, Тимерлан Харисов, Айзилә Мәгъдәнова III урыннарны яулаганнар.

Остазлары – Булат Солтанов. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: