Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Спартакиада нәтиҗәләре

Язның тәүге көне район елъязмасына хезмәт ияләренең кышкы Спартакиадасы белән мәңгеләштерелде. Әлеге массакүләм спорт чарасында 35 оешма-предприятие, 26 авыл җирлеге һәм 6 белем бирү учреждениесе командалары катнашты. Төрле һөнәр ияләре хоккей, гер күтәрү, чаңгыда шуу, кул көрәштерү, шорт-трек, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү, волейбол кебек спорт төрләрендә көч сынадылар. Көн...

Язның тәүге көне район елъязмасына хезмәт ияләренең кышкы Спартакиадасы белән мәңгеләштерелде. Әлеге массакүләм спорт чарасында 35 оешма-предприятие, 26 авыл җирлеге һәм 6 белем бирү учреждениесе командалары катнашты. Төрле һөнәр ияләре хоккей, гер күтәрү, чаңгыда шуу, кул көрәштерү, шорт-трек, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү, волейбол кебек спорт төрләрендә көч сынадылар. Көн дәвамында барган ярышлар иң ахырда аркан тарту белән тәмамланды. Бу көрәш мизгелләрен зур спорт чарасының кульминацион моменты дип әйтсәк тә, арттыру булмас.
Бар төр спорт ярышларында алган нәтиҗәләр гомумиләштерелеп, командалар арасында урыннар чыгарылды. Оешма-предприятиеләр арасында I урынны торак комуналь хезмәт командасы яулады. МНКТ спортчылары - II, хакимият командасы III урында. Авыл җирлекләре арасында Сәфәр спортчыларына тиңнәр булмады. Киров авыл җирлеге - II, Богады авыл җирлеге III урыннарга ия булдылар. Район үзәгендәге белем һәм физик тәрбия бирү учреждениеләре арасында I урынга "Иман" спорт сарае лаек булды. II урында - "Лачын" боз-спорт сарае, III урынга гуманитар гимназия-интернат командасы лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев