Спартакиадага рәхим итегез!
5 март көнне районда оешма-предприятие һәм учреждение хезмәткәрләренең спартакиадасы узачак.
Ярышлар муниципаль район җирлегебездә хезмәт куючылар арасында иң көчле спортсменнарны билгеләп һәм бүләкләп үтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортның төрле юнәлешләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыру максатында оештырыла.
Спартакиадага баш хөкемдар итеп А.А.Гафуров тәгаенләнгән.
Спорт чарасы чаңгы эстафетасы, армспорт, гер күтәрү, канат тарту, шорт-трек кебек ярышлардан тора.
Ярышларга рәхим итегез, райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев