Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Спорт

Шәһәрләр арасында өченче 24-28 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2003 елгы һәм кечерәкләр арасында өстәл теннисы буенча узган республика беренчелегендә безнең егетләребез дә катнашты. Марат Солтанов, Рәмис Фазлыев, Булат Шәкүров, Мансур Мостафин шәhәр командалары арасында мактаулы III урынга лаек булдылар. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, шәхси һәм катнаш беренчелектә Марат Солтанов - II,...

Шәһәрләр арасында өченче
24-28 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2003 елгы һәм кечерәкләр арасында өстәл теннисы буенча узган республика беренчелегендә безнең егетләребез дә катнашты. Марат Солтанов, Рәмис Фазлыев, Булат Шәкүров, Мансур Мостафин шәhәр командалары арасында мактаулы III урынга лаек булдылар. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, шәхси һәм катнаш беренчелектә Марат Солтанов - II, ә парлы беренчелектә Татарстан чемпионы исемен яулады hәм апрель аенда Чабаксар шәһәрендә узачак Россия зона ярышында катнашу хокукына ия булды (остазлары Булат Солтанов).
Бүләкләре мулдан булды
28 февраль көнне Бүләк чаңгы юлында, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов бүләгенә чаңгы ярышы узды. Төп максаты спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү иде.
- Әлеге спорт ярышы әле беренче тапкыр гына уза. Район хакимияте, район чаңгы спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов белән берлектә уйланган чара бу. Киләчәктә аны тагын да зурайтырга, җирлек күләмендә генә түгел, күрше районнардан катнашучыларны чакырып үткәрергә дә ният бар, - дип искәртте Илдар Гыйлметдинов.
Чаңгы юлында 97 спортчы көч сынады. Җиңүчеләр 5 төркемдә билгеләнде. Ә бүләкләргә килгәндә, алары мулдан иде. Грамоталар белән беррәттән җиңүчеләргә шахмат уеннары, зур гына йомшак уенчыклар тапшырылды. Ә зурлар төркемендә җиңү яулаганнар акчалата хөрмәтләнделәр.
I урын торак-коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасында
Язның тәүге көнендә район үзәгендә хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы узды. Әлеге массакүләм спорт чарасында 27 оешма-предприятие, 26 авыл җирлеге, 6 белем бирү учреждениесе катнашты. Төрле һөнәр ияләре чаңгы эстафетасында, гер күтәрү, кул көрәше, шахмат, йөзү, бадминтон, өстәл теннисы, турникта тартылу, дартс кебек шәхси һәм хоккей, волейбол кебек командалы уеннарда көч сынадылар. Көн дәвамында барган ярышлар иң ахырдан аркан тарту белән тәмамланды.
Оешма-предприятиеләр арасында I урынны торак-коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасы командасы яулады. Татарстан кече нефть компаниясе (МНКТ) - II, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе (УЭНКВ) III урында. Авыл җирлекләре арасында Киров спортчыларына тиңнәр булмады. Татар Суыксуы командасы - II, Сәфәр авыл җирлеге III урыннарга ия булдылар. Район үзәгендәге белем һәм физик тәрбия бирү учреждениеләре арасында I урынга "Иман" спорт сарае лаек булды. Актанышның 1нче мәктәбе - II, "Лачын" боз-спорт сарае командасы III урыннарга лаек дип табылды.
Һәр уенчының үз рейтингы
Татарстанның иң көчле шахматчыларын үзенә җыйган "Гран-При Закамье" шахмат турниры кысаларында Баулыда узган зур турнирда остазлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов җитәкчелегендә районның яшь шахматчылары да көч сынады.
- Шунысы сөенеч, шахматчыларыбызга халыкара рейтинг бирелде. Ягъни, Халыкара шахмат федерациясе һәр шахматчыга IT карта ачты һәм уеннарда алган очколар монда даими теркәлеп барачак. Уенчыларыбыз халыкара танылды дип әйтсәк тә арттыру булмас, - ди Илдар Имамов.
Яшь шахматчыларыбыз: Динар Хәлирахманов, Фирүзә Нәбиева, Динислам Закиров, Алмаз Нигъмәтуллин, Илзир Саматов, Мансур Закирҗанов, Әмир Акмалов, Рүзилә Гайнетдиновалар, Казан, Әлмәт, Башкортстанның шахмат үзәге булган Октябрьский шахматчыларын узып, III урынга ия булдылар. Күбесе мондый ярышларда тәүге тапкыр катнашуларына карамастан, һәркем җиңүгә үз өлешен кертте. Шәхси урыннарга килгәндә, үз яшьтәшләре арасында Фирүзә Нәбиева - I, Алмаз Нигъмәтуллин һәм Динислам Закиров III урыннарга ия булдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев