Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

СПОРТ ДӘРЬЯСЫНДА: Авыл җирлекләре арасында волейбол буенча җиңүче командалар билгеле (ИСЕМЛЕК)

Командаларга диплом, медаль, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Быел Актаныш үзәгендәге оешма-предприятие командалары башлап җибәргән волейбол ярышларын авыл җирлекләре кабул итеп алган иде. Ниһаять, бүген әлеге спорт төре буенча көчлеләр ачыкланып, нәтиҗәләр ясалды.


Актаныш районында волейбол чемпионаты иң элек зоналарга бүлеп  оештырылып, Иске Богады, Пучы,Татар Суксу зоналары командалары “Иман” һәм универсаль спорт комплексында уен күрсәтте.
Һәр зонадан финалга чыккан икешәр команда исә бүген үзара көч сынашып, җиңүче команданы ачыклады. 


Исәп буенча дәрәҗәле беренче урынны Иске Богады авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында – Пучы волейболчылары. Призлы өчлекне Чалманарат командасы йомгаклады. Дүртенче урында – Яңа Әлем, бишенчедә – Татар Суксу, алтынчыда – Иске Байсар, җиденче урында – Актанышбаш, сигезенче урында Иске Сәфәр волейбол командасы. 


Җиңү яулаган һәм катнашкан командаларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән районның волейбол  федерациясе рәисе Ильяс Мирзаяновлар тәбрик итте. Командаларга диплом, медаль, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне алуга иганә ярдәмен Ильяс Мирзаһитов күрсәткән. 
 

фото Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев