Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Спорт сөюче егет

Балаларның психологиясен һәм физиологик үзенчәлекләрен бик тирән белгән һәм нечкә сиземләгән остаз, укытучы-тәрбияче, мәгърифәтче галим Ризаэддин Фәхреддин: "Гыйлем өйрәнүче шәкертнең бик тырыш булуы кирәк. Тырышлыктан башка дөнья малы да табылмас... Гыйлем өйрәнер өчен шәкерт тырышлыгы, остаз тырышлыгы, ата-ана яки тәрбияченең тырышлыгы кирәктер. Бу өч тырышлык бергә җыелса, бер төрле җимеш...

Балаларның психологиясен һәм физиологик үзенчәлекләрен бик тирән белгән һәм нечкә сиземләгән остаз, укытучы-тәрбияче, мәгърифәтче галим Ризаэддин Фәхреддин: "Гыйлем өйрәнүче шәкертнең бик тырыш булуы кирәк. Тырышлыктан башка дөнья малы да табылмас... Гыйлем өйрәнер өчен шәкерт тырышлыгы, остаз тырышлыгы, ата-ана яки тәрбияченең тырышлыгы кирәктер. Бу өч тырышлык бергә җыелса, бер төрле җимеш булмыйча калмас", - дигән үзенең "Шәкертлек әдәпләре" язмасында.
Сүзем мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Илһам Закиров турында. Егет кечкенә яшьтән үк спортка мөкиббән, спорт - аның өчен яшәү мәгънәсе. Илһам 5 нче сыйныфтан бирле җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Остазлары Азат Хөсәенов һәм Рузил Тимеров Илһамны төрледән-төрле ярышларга, физкультура олимпиадаларына әзерлиләр.
Без компьютер заманында яшибез. Кайбер ата-аналар балаларының мәктәптән тыш вакытын ничек уздыруы белән бөтенләй кызыксынмый. Компьютер каршында күпме утырса утырсын, тик тавышы гына чыкмасын, аны гына борчымасын, дип уйлыйлар. Ә менә Илһам һәр көнне Аеш авылыннан күнекмәләргә килеп, тиешле нормативны үтәп кайтып китә. Үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә һәм, әлбәттә, остазлары ярдәмендә ул район, республика, Россия турнирларында катнашып уңышлы чыгыш ясый, алдынгы үрләр яулый. Физкультура олимпиадасының муниципаль турында җиңеп, республика олимпиадасында ике ел рәттән призер, 2014 елда - җиңүче, регионара җиңел атлетика ярышында 2 нче урын, "Көзге кросс", "Кыш Бабай призына чаңгы ярышы"нда, Бөтенрәсәй йөгерү ярышы һ.б. бик күп ярышларда җиңүче егет үзе белән даими шөгыльләнгән, яңадан-яңа җиңүләргә рухландырган остазларына бик рәхмәтле. Илһам, районыбыз данын яклап, республика, төбәк ярышларында да уңышлы чыгыш ясый, зур җиңүләргә ирешә.
Билгеле булганча, баланың һәрьяклап нормаль үсешен өч яктан башка - укучы, укытучы һәм ата-ана, яки әби-бабай, гаилә әгъзалары тырышлыгыннан башка тулысынча гамәлгә ашырып булмый. Бу өч якның да бердәм булып эшләве шундый зур җиңүләргә китерә торгандыр. Мәктәбебез коллективы егетнең алда торган имтиханнарны тапшырып, үзе теләгән югары уку йортына кереп, максатларына ирешеп, яңадан-яңа үрләр яулап яшәвен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев