Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Студентлар очрашуы

30 гыйнвар көнне Актанышта «Студентлар очрашуы» оештырыла. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, студентларны системалы рәвештә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә җәлеп итү, Актаныш районының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү тора. Чараның программасы: 9.00 - чаңгы ярышлары (чаңгы базасында); 10.00 - волейбол уены («Актаныш» УСЗ);...

30 гыйнвар көнне Актанышта «Студентлар очрашуы» оештырыла. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, студентларны системалы рәвештә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә җәлеп итү, Актаныш районының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү тора.
Чараның программасы:
9.00 - чаңгы ярышлары (чаңгы базасында);
10.00 - волейбол уены («Актаныш» УСЗ);
13.00 - 18.00 - кич сәхнә тотачак студентлар командалары өчен репетиция
16.00 - Актаныш районы башлыгының 4-5 курс студентлары белән очрашуы (Башкарма комитетның утырышлар залы);
19.00 - кичке чара ( район мәдәният йорты).
Ярышлар командалы. Ярышларда югары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары, Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләренең җыелма командалары катнаша ала.
Чара турында тулырак мәгълүматны сез 3 - 17 - 77 телефоны буенча белә аласыз.
30 гыйнвар, җомга көнне барлык студентларны очрашуда катнашырга котеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев