Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Суда йөзә аласыңмы?

2014 елдан алып 6 апрель Бөтендөнья спорт көне буларак билгеләнеп үтә. Нәкъ шушы көнне районның "Дулкын" бассейнында Актанышның 2 нче мәктәбенең физкультура укытучысы Руслан Булатов IV сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Бу уку елында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан яңа программа гамәлгә ашырыла башлады - физкультура дәресләрендә укучыларны...

2014 елдан алып 6 апрель Бөтендөнья спорт көне буларак билгеләнеп үтә. Нәкъ шушы көнне районның "Дулкын" бассейнында Актанышның 2 нче мәктәбенең физкультура укытучысы Руслан Булатов IV сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.
Бу уку елында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан яңа программа гамәлгә ашырыла башлады - физкультура дәресләрендә укучыларны йөзәргә өйрәтәләр.
- Татарстан Президенты Указы нигезендә безнең районда да бу эшчәнлек башланды. Әлегә Актанышның 1 нче, 2 нче һәм "Тылсым" башлангыч мәктәбенең III-IV сыйныфларын җәлеп иттек. Киләчәктә башка якын-тирә авыллар һәм үзәктә урнашкан балалар бакчалары белән дә шөгыльләнергә ният бар. Монда төп кыенлык вакыт җиткерә алмауда гына. Ягъни, дәресләр өчен иртәнге якта 8-12 сәгатьләрдә генә вакыт каралган, кичке якта бассейнда йөзү секциясенә йөрүче балалар шөгыльләнә, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов.
Проектның төп максаты: балаларның суда бату очракларын булдырмау.
- Су керергә әти-әнисе, зурлар белән төшкән очракта да, бала үз-үзен саклый белергә тиеш, - дип исәпли район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова. - Биредә алган белемнәр тормыш сабагы да булып тора.
III чиректән кертелгән яңалыкны башта әти-әниләр дә, укытучылар да сагаеп кабул иткән: кыш уртасында дәрес вакытында бассейнга йөреп, балаларга салкын тимәсме, дигән курку
булган.
- Куркуыбыз акланмады, шөкер, - дип сөенә сыйныф җитәкчесе Зифа Хафизова. - сыйныфтагы 26 баланың 24 (2сенә табиб рөхсәте юк) барысы да сөенеп килә.
Атнасына 3 тапкыр каралган физкультура дәресләренең берсе мәктәптә гадәти рәвештә үтә, икесен берләштереп, монда йөриләр. Дәрес үзе 45 минут дәвам итә. Калган вакыт душ коену, чишенү-киенү, чәч киптерү өчен каралган.
- Дәресләрне башлаганда суга керергә дә куркучы балалар да бар иде. Башта такта белән эшләдек, дәрестә уен алымнарын еш кулланабыз. IV сыйныф балалары ирекле алым - кроль стилендә йөзә белергә тиешләр, бүгенгә шуларны беләбез, - ди мөгаллим Руслан Булатов. - Киләчәктә брасс, баттерфляй стилен дә өйрәнербез дип торам.
ФОТОЛАРНЫ КАРАРГА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев