Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Такталачык коррекцион интернат -мәктәбе Актаныш данын республикада яклаячак (+ФОТОЛАР)

2 март көнне Такталачык коррекцион интернат - мәктәбендә республикакүләм махсус олимпиада кысаларында кул көрәше буенча зона ярышы узды. Биредә Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама һәм Актаныш районнары командалары катнашты. Бәйгедә һәр командадан 3 егет, 3 кыз- җәмгысе 24 укучы көч сынады. Бәйгедә һәр командадан 3 егет, 3 кыз- җәмгысе 24 укучы...

2 март көнне Такталачык коррекцион интернат - мәктәбендә республикакүләм махсус олимпиада кысаларында кул көрәше буенча зона ярышы узды. Биредә Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама һәм Актаныш районнары командалары катнашты.
Бәйгедә һәр командадан 3 егет, 3 кыз- җәмгысе 24 укучы көч сынады.
Бәйгедә һәр командадан 3 егет, 3 кыз- җәмгысе 24 укучы көч сынады. Район данын яклап чыгыш ясаган Такталачык коррекцион интернат - мәктәбе укучылары I урынны яуладылар. Димәк, безнекеләр республикада финал уеннарында катнашачаклар.Мөслим - II, Түбән Кама, Минзәлә районнары спортчылары III урыннарда.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Такталачык коррекцион-интернат мәктәбе укучылары, мәгълүм булганча, узган бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Тукай районында узган мини футбол буенча ярышларда - II, Менделеевскта узган өстәл теннисы буенча турнирда II урынны яулаганнар иде һәм, ниһаять, кул көрәшендә алар беренчелектә.
Спорт сөюче егет-кызларыбызга алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләп, афәрин дип кенә әйтәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев