Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ТАРИХИ МИЗГЕЛЛӘР: Актанышның җиңелатлетлары Пекинда олимпия рекорды куйган Гөлнара Сәмитова-Галкина белән очрашты

Җиңел атлетика буенча РСФСРның атказанган тренеры Миңнулла Чинкин истәлегенә Яр Чаллыда ачык шәһәр кроссы 4 июнь көнне узды.

 Бәйгене ачу тантанасында үзенең остазы турындагы истәлекләре белән Яр Чаллы кызы, 2008 елны 3 чакырымга киртәләр аша йөгерүдә Пекинда олимпия рекорды куйган җиңел атлет Гөлнара Сәмитова-Галкина  да уртаклашты, катнашучыларга изге теләкләрен юллады.

Актаныш спорт мәктәбеннән остаз Рузил Тимеров җитәкчелегендә Сөембикә Яппарова, Резеда Басыйрова, Элиза Мөхәммәтдинова, Диана Шәмсиева, Язилә Закирҗанова, Чулпан Ибарһимова, Фирүзә Җиһангирова, Газиз Хөҗҗәтов, Искәндәр Ибраһимов, Салават Фәхриев составындагы команда көчен сынады бәйгедә.

Үз төркемнәрендә Диана Шәмсиева һәм Фирүзә Җиһангирова III урыннарны яуладылар. Остазлары – Рузил Тимеров, Равил Хаҗиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев