Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татар-башкорт милли көрәшенә рәхим итегез!

20 май көнне Актанышның "Иман" спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков призына татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары узачак. Ярышларның төп максатлары булып районда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру һәм көчлерәк көрәшчеләрне ачыклау тора. Ярышларга төп, урта гомуми белем бирү мәктәпләре, кадет мәктәбе...

20 май көнне Актанышның "Иман" спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков призына татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары узачак.
Ярышларның төп максатлары булып районда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру һәм көчлерәк көрәшчеләрне ачыклау тора.
Ярышларга төп, урта гомуми белем бирү мәктәпләре, кадет мәктәбе укучылар командалары катнаша ала.
Үз үлчәмендә 1, 2, 3 урыннарны алган катнашучылар Актаныш муниципаль районы Башлыгы бүләге һәм грамота белән, ә призлы урыннар алган командалар оештыру комитеты грамоталары белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев