Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татар Суыксуы авылында Айнур Бикмөхәммәтов призына волейбол ярышы уза

Татар Суыксуы яшьләре Яңа ел ялларын файдалы һәм күңелле үткәрүдә башка җирлекләргә үрнәк күрсәтә.

Менә өченче ел рәттән эшмәкәр Айнур Бикмөхәммәтов Татар Суыксуында волейбол ярышы уздыра. Алдагы елларда бәйге ир-егетләр арасында гына оештырылса, бүген кызлар да туп чөюдә үзләрен күрсәтте. 
Быел катнашучы командалар саны да арткан. 

Волейбол ярышына Актаныш, Башкортстанның Яркәй авылыннан, Пучы, Яңа Кормаш, Мөслим районының Калтак авылларыннан килгәннәр. Хуҗалар үзләре ике команда куйган, Мари Суыксуы яшьләре дә аерым команда булып чыгыш ясый. 

Җиңүче команда күчмә кубокка ия булачак. Беренче бәйгенең кубогы Татар Суыксуында калган, былтыр җиңүне Актаныш командасы яулаган. Ярышларны оештыручы эшмәкәр Айнур Бикмөхәммәтов башка катнашучыларга да акчалата призлар әзерләдек, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев