Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татарстан беренчелегендә актанышлылар сынатмады

Өстәл теннисы буенча 2003 елгы кыз-егетләр арасында узган Татарстан беренчелегендә Актаныш спорт мәктәбендә тәрбияләнеп үсеп чыккан спортчылар - Марат Солтанов, Рамис Фазлыев, Булат Шәкүров, Гомәр Гәрәев, Сөмбел Шәйхразиева, Камилә Шиһапова, Диләрә Зәкиева - авыл командалары арасында мактаулы II урынны яуладылар. Егетләр командасы исә 17 шәһәр командасы арасында III урынга ия...

Өстәл теннисы буенча 2003 елгы кыз-егетләр арасында узган Татарстан беренчелегендә Актаныш спорт мәктәбендә тәрбияләнеп үсеп чыккан спортчылар - Марат Солтанов, Рамис Фазлыев, Булат Шәкүров, Гомәр Гәрәев, Сөмбел Шәйхразиева, Камилә Шиһапова, Диләрә Зәкиева - авыл командалары арасында мактаулы II урынны яуладылар.
Егетләр командасы исә 17 шәһәр командасы арасында III урынга ия булды.
Шәхси беренчелектә Актаныш өчен чыгыш ясап, Марат Солтанов 112 спортчы арасында II, парлы уенда, шулай ук, II урын, катнаш беренчелектә Татарстан чемпионы исемен яулады һәм Россия зона ярышына һәм декабрь башында Санкт-Петербургта үтәчәк халыкара турнирга юллама алды. Остазлары Булат Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев