Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татарстан буенча җиңел атлетика ярышларында Актаныш спортчылары III урынны яулады

Укучылар Спартакиадасы кысаларында Татарстан буенча җиңел атлетика ярышлары Казанда 2-5 май көннәрендә үтте. Актаныш спорт мәктәбеннән 15 яшь спортчы составындагы команда (остазлар Рузил Тимиров, Равил Хаҗиев, Ирек Мөхәммәтов, Рәмис Минһаҗев) анда үз төркемнәрендә III урынны алып кайттылар. "Бигрәк тә кадет мәктәбеннән килгән биш укучы матур нәтиҗә күрсәтте, остазлары Рәмис Минһаҗевның...

Укучылар Спартакиадасы кысаларында Татарстан буенча җиңел атлетика ярышлары Казанда 2-5 май көннәрендә үтте.
Актаныш спорт мәктәбеннән 15 яшь спортчы составындагы команда (остазлар Рузил Тимиров, Равил Хаҗиев, Ирек Мөхәммәтов, Рәмис Минһаҗев) анда үз төркемнәрендә III урынны алып кайттылар.
"Бигрәк тә кадет мәктәбеннән килгән биш укучы матур нәтиҗә күрсәтте, остазлары Рәмис Минһаҗевның тырышлыгы күренеп тора", - дип сөйләде спорт мәктәбенең җиңел атлетика буенча остазы Рузил Тимиров. Ә аның үз укучысы - Айбулат Хуҗин каршылыклар аша һәм барьер аша йөгерү буенча республикада II урыннарны яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев