Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татарстан данын Актаныш шахматчылары яклаячак

Шахмат буенча авыл районнары арасында Татарстан беренчелеге 23-25 сентябрь көннәрендә "Сәламәтлек" XIII авыл Спартакиадасы кысаларында Әлмәт шәһәрендә үтте. Авыл спортчылары арасында Ленар Газиев, Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова, Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов составындагы безнең Актаныш җыелма командасы беренчелекне яулап, чемпион калды. Уенны алар III урынны яулаган Саба командасын 5 очкога, II урынны...

Шахмат буенча авыл районнары арасында Татарстан беренчелеге 23-25 сентябрь көннәрендә "Сәламәтлек" XIII авыл Спартакиадасы кысаларында Әлмәт шәһәрендә үтте.
Авыл спортчылары арасында Ленар Газиев, Гөлчәчәк Мөбәрәкҗанова, Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов составындагы безнең Актаныш җыелма командасы беренчелекне яулап, чемпион калды. Уенны алар III урынны яулаган Саба командасын 5 очкога, II урынны алган сарманлыларны 2,5 очкога артта калдырып, зур аерма белән тәмамлаганнар. Шәхси беренчелектә Ленар Газиев - I, Фәһим Галимов - II урын ияләре.
Безнең Актаныш шахматчылары хәзер язын Новосибирск шәһәрендә узачак ярышларга әзерләнә башлый. Татарстан данын Россия күләмендә нәкъ менә шушы Актаныш командасы яклаячак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев