Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татарстанның Беренче президенты Кубогына узучы ярыш районда көрәш спортын үстерүгә нигез салды

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш ярышын ачу тантанасы көрәш бәйгесен сәнгать бәйрәменә әверелдерде.

                   Район мәдәният сараеның алып баручылары Рөстәм Мусин белән Алмазия Хаҗиева милләтебезнең йөзек кашы булган көрәш спортының буыннан-буынга тапшырылучы изге ядкарь булуын әйттеләр. Мәдәният сараеның катнаш вокаль ансамбле, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җырлы-биюле композициясе татар халкының бай тарихлы, икмәкле, батыр булуын күрсәтте. 


                        Республикабызның төрле төбәкләреннән "Батыр" спорткомплексына җыелган 355 көрәшчене һәм аларның остазларын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кайнар сәламләп уңышлар теләде. Энгель Нәвап улы Дөнья һәм Россиякүләм танылган көрәшчеләребез - Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин һәм башкаларның нәкъ менә шушы бәйгедә беренче җиңүләр яулап зур көрәш дөньясына аяк басуын билгеләп үтте. 


                  Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров, Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов Актаныш районында уздырыла торган Татарстанның Беренче президенты Кубогына узучы ярышның районда милли спортның үсешенә зур йогынты ясавын әйттеләр. 


                     Әлеге турнирны оештыруда һәм уздыруда башлап йөргән һәм зур ярдәм күрсәткән ике җитәкчене- Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең башкарма директорлары вазыйфаларын башкарган Равил Хәйруллин белән Наил Хәмидуллинны дә тантанада зурлап искә алдылар, алар рухына бер минут тынлык игълан ителде.


                     Ярышлар 13-14 май көннәрендә “Батыр” спорткомплексында уза. Ике көн дәвамында 10 үлчәү авырлыгында 355 яшүсмер арасында иң-иңнәр билгеләнәчәк.  Актаныш районы данын 3 командада 26 көрәшче яклый. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев