Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

"Татарстанның чаңгы юлы-2022" спорт массакүләм ярышларына рәхим итегез, райондашлар!

Кыш мизгеленең февраль ае-чаңгы сезоны өчен кызган мәл! Чаңгыларда җилдерү-сәламәтлек өчен бик хуп, буыннар саулыгына, кан йөрешенә тәэсир итүе генә түгел, ә позитив кәеф күтәренкелеге алу, табигатьнең хозур чагына соклану белән дә отышлы.

            Иң-иң шәп һәм яхшы чаңгычыларны билгеләү, җирдәшләрнең бу спорт төренә игътибарын һәм әвәслеген арттыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатында үткәрелә чираттагы ярыш. Ул шулай ук Бөтенрусия чаңгычы көне белән туры килү дә-күркәм.
Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала, тик табиб имзалаган справка кулда булу мотлак.

Чараны тулаем оештыру-Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлегенә йөкләтелә. Үткәрү-Актаныш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең "Лачын" өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениесенә һәм хөкемдарлык коллегиясе әгъзалары карамагында. Баш хөкемдар-Г.Х. Мансуров. "БлагоДарение" хәйрия фондының ярдәме белән тормышка ашырыла.


Дистанцияләр күләме билгеләнгән.


Хәрәкәтләнү ысулы-ирекле.


Җиңүчеләрне һәм призёрларны Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләү каралган.
Актив булыйк, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев