Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Татарстан–яңа гасыр” призына кемнәр лаек?

Әлеге сорау бу минутларда күпләрнең уендадыр, мөгаен.

                                   Нәтиҗәләр шулайрак булды:кызлар командаларыннан Минзәлә–1, Сарман–2, Мөслим–3; ә исә егетләр арасындагылардан:Актаныш–1, Сарман–2, Минзәлә–3 урыннарны яуладылар.

Олег Морозов, баш хөкемдар, Рәсәй волейбол Федерациясе әгъзасы:

Узган ел безнең ярышларның 20 еллыгы булган иде. 33 команда катнашты. Лигабызның 1нчесе–шәһәрләр, 2–авыллар уйнаудан гыйбарәт. Актанышлылар җитди генә әзерләнгән.

Ришат Сәгыйтов, Түбән Кама Башкарма комитетының спорт һәм физкультура бүлеге мөдире:

Без Түбән Камадан килдек. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвәп улына, җитәкчелеккә–биредә яхшы кабул итүләре, уңай шартлар булдырганнары өчен рәхмәт яусын! Кама Аланы һәм Түбән Уратма авылларыннан җыелма командаларыбыз катнаша. Капитаннарыбыз Гүзәл Вәлиева һәм Өлфәт Ямалиевлар. Биредәге командалар да бик көчле.

Зөфәр Хисмәтуллин, Минзәлә шәһәре:

Без Минзәләнең “Юбилейный” спорт комплексында зур теләк белән шөгыльләнәбез. Волейбол–тормыш ритмы! Минзәлә якларында–4 спорт залында, һәр кич белән волейболчылар җыйнала.

Әгерҗе районы кызлары–Екатерина Македонова, Олеся һәм Екатерина Гордеевалар:

Безгә Актанышның спорт комплексы бик ошады. Матур кабул иттеләр. Бик “атмосферно”! Тренерыбыз–Сергей Юрьевичка рәхмәтлебез! Үзебез “Олимп”та еш кына тренировкалар үткәрәбез, уйнау осталыгын көчәйтәбез.

Районыбызның гүзәл гаилсе–Алсу һәм Илнар Ибниевлар:

Җыелма командаларда уйныйбыз. Волейбол белән даими рәвештә мавыгабыз. Шөкер,  спорт район җирлегебездә–күтәрелештә! Актанышның егетләр командасы җиңүе–олы горурлык, шатлыклы вакыйга безнең өчен!

                                   Ибниевларның тату, спорт сөючән гаиләләренә чын күңелдән сокланырлык, кечкенә сабыйларында үзләре белән алып килгәннәр иде. Алмаш-тилмәш карадылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев