Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ТҮБӘН КАМАДАН - ҖИҢҮ БЕЛӘН: Балалар иҗат үзәге укучылары сынатмый

Остазлары – Әсгать Маликов. 

2 декабрь көнне Түбән Кама шәһәрендә инвалид һәм  сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар арасында авиамодельләрне очыру буенча Республика бәйгесенең зона этабы үтте. Шәхси һәм команда беренчелеген үз эченә алган ярышларда Актанышның Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар да катнашты. 


Ярыш нәтиҗәләре буенча кадет-интернат мәктәптә белем алучы Фәнзил Нәҗмиев ике номинациядә (“Иң еракка очучы очкыч” һәм “Иң төгәл очкыч”) дә икенче урыннарны яулады. 

Реклама


Такталачык коррекцион мәктәптә укучы Алмаз Арсланов очкыч копиясен эшләп, өченче урынга лаек булды. 


Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, Актаныш командасы дәрәҗәле икенче урын белән бүләкләнде. Остазлары – Әсгать Маликов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев