Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Тирәнәя һаман яралар

2016нчы елның февралендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 27 ел. Эфган сугышы…Төзәлмәслек күңел ярасы булып, бик күп яшь егетләребезнең гомерен өзеп,тарихка кереп калды.Яңа Кормаш авылыннан Әфган мәхшәрен безнең авылның биш егете кичеп чыкты: Хафизов Илдар, Хафизов Азат,Мирзаһитов Рафак,Салахов Дилүс, Акмалов Айдарлар солдат хезмәтлэрен Әфганстанда үттеләр. Һәр елның февраль аенда әфганчыларны искә...

2016нчы елның февралендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 27 ел. Эфган сугышы…Төзәлмәслек күңел ярасы булып, бик күп яшь егетләребезнең гомерен өзеп,тарихка кереп калды.Яңа Кормаш авылыннан Әфган мәхшәрен безнең авылның биш егете кичеп чыкты: Хафизов Илдар, Хафизов Азат,Мирзаһитов Рафак,Салахов Дилүс, Акмалов Айдарлар солдат хезмәтлэрен Әфганстанда үттеләр.
Һәр елның февраль аенда әфганчыларны искә алу, хөрмәтләү чаралары үткерелә. Әфганстан сугышында алган яралардан 36 яшьтэ гомере өзелгән авылдашыбыз Хафизов Илдарны искә алу кичәсе дә Яңа Кормаш авылында унберенче тапкыр үткерелә.
Быелгы ярышларда катнашу өчен Мари Суксу,Тат.Суксу, Чалманарат, Иске Кормаш авылларыннан, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Чаллы шәһәреннән бик күп егет-кызлар җыелган иде.
Яңа Кормаш авылының яше-карты, билгеле ел саен бу чарада актив катнаша. Мәдәният йортында җыелган халык уенчыларның көчсынашуынзуркызыксыну белән күзәтте. Ниһаять, биш сәгаткәсузылганярышлар тәмам.
Шашка буенчазурларарасында : җинүче -Камалов Әнвәр (Минзәләдән), хатын-кызлар арасыннан Собханова Дәлия.
Шахмат буенча зурлар арасында кубок иясе- Нигъматуллин Айдар.
Кызлар арасында җиңүче- Адиева Айгөл(Мари Суксу)
Шашка буенча ин яшь уенчы-Мифтахов Рәмзил, иң өлкән уенчы-86 яшьлек Мөнәвир хәзрәт Миркасимов.
Шашка-шахмат уеннарында мәктәп укучылары да теләп катнаштылар.Аларга да урыннар чыгарылып граматолар һәм бүләкләр тапшырылды.
Авыл җирлеге башлыгы Рәсул Харисов турнирда катнашучыларга рәхмәт хисләрен җиктерде һәм үзенең изге теләкләрен теләп 20 февраль көнне Татар Суксуы авыл җирлегендә уздырылачак табибә Зифа Гаязовна истәлегенә уздырылачак чаңгы ярышларында көтеп калуын белдерде.
Уенны шахмат буенча Россия Федерациясе чемпионнары Галимов Фәхим, Имамаов Ильдарлар, авылдашыбыз Зиязетдинов Хатиплар хөкем иттелэр.
Уенның иганәчеләре: Хафизов Илдарның туганнары,авылдашыбыз Мөнәвир Мираксимов,Татар Суксу авылыннан Данил Әнгам улы Гильмановлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев