Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Тәкә безнеке

28 апрель көнне "Лачын" боз-спорт сараенда Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында 2 көн дәвамында барган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирга йомгак ясалды. Район милли көрәш тарихында лаеклы урын алып килгән әлеге зур турнир быел үзгә буларак аеруча зурлап үткәрелде. Бәйгеләрне оештыру, үткәрү дәрәҗәсе,...

28 апрель көнне "Лачын" боз-спорт сараенда Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында 2 көн дәвамында барган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирга йомгак ясалды.
Район милли көрәш тарихында лаеклы урын алып килгән әлеге зур турнир быел үзгә буларак аеруча зурлап үткәрелде. Бәйгеләрне оештыру, үткәрү дәрәҗәсе, катнашучыларның, олы кунакларның саны моңа ачык дәлил. Турнирны ТР Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Р.Т.Борһанов ачып җибәрде. Шулай ук биредә спорт өлкәсендә танылган шәхесләр- ТР милли көрәш федерациясе башкарма директоры Р.Хәйруллин, ТР Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле, якташыбыз А.Абдуллин, республика категориясендә хөкемдар, ТР ирекле көрәш федерациясе башкарма директоры И.Миндубаев, халыкара класслы хөкемдар Р.Җәләев, Чаллы педагогика университеты профессоры, көрәш буенча трненер Р.Фәйзуллин һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X