Актаныш

Тукайның оныкчыгы – оста шахматчы

Тукай- ул мәңгелек. Үзенең иҗаты, бөеклеге белән һәрберебезнең йөрәгендә... Күптән түгел әлеге сүзләрнең хаклыгына үзем дә инандым, чөнки миңа аның үзен күрү бәхете елмайды. Хәер, үзен түгел, ә ике тамчы судай аңа охшаш, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның оныкчыгын очраттым. Актанышта район башлыгы бүләгенә регионара шахмат турниры узган көн иде ул....

Тукай- ул мәңгелек. Үзенең иҗаты, бөеклеге белән һәрберебезнең йөрәгендә... Күптән түгел әлеге сүзләрнең хаклыгына үзем дә инандым, чөнки миңа аның үзен күрү бәхете елмайды. Хәер, үзен түгел, ә ике тамчы судай аңа охшаш, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның оныкчыгын очраттым.
Актанышта район башлыгы бүләгенә регионара шахмат турниры узган көн иде ул. Әлеге бәйгедә Тукайның оныкчыгы катнашасын район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат остазы Илдар Имамов алдан ук искәртеп куйды. Үз артыннан гасырлар буе яшәгән исемен, халыкчан, гади, әмма мәңгелек иҗатын калдырып, яшьли дөнья куйган шагыйрьнең оныкчыгы кайдан пәйда булды икән дигән сорауга, ул, безнең һөнәр үзенчәлегенә ишарәләп, җавап табуны үзебезгә калдырды. Мәсьәләне ачыкламый тыныч күңел белән йоклый алмас идем. Турнир барышында бер уңайлы вакыт табып, башта туган бихисап сорауларны җавапсыз калдырмау нияте белән, Биектау районыннан килгән шахматчы, 33 яшьлек Нуреев Һарун Анзар улы белән әңгәмә кордым. Кызганыч, Чиләбе өлкәсендә туып, әле күптән түгел генә Биектау районы Усады авылына күчеп кайткан Һарун татар телен камил белми һәм әлеге, үзе өчен зур җитешсезлеге аркасында нык кыенсынып сөйләште.
- Һарун, иң әүвәл үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
- Беренче чиратта, татарча сөйләшмәгәнгә гафу итәрсез. Әти-әнием Арча якларыннан булса да, шактый гомерем Чиләбе өлкәсендә узды. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү физик культура университетының шахмат бүлегендә белем алдым. Бүгенге көндә Биектау районында балаларга шахмат уены серләрен өйрәтәм.
- Шахмат белән күптәннән мавыгасызмы?
- Шахмат түгәрәгенә мин 9 яшьтә килдем, әмма ул вакытта ук яхшы уйный идем. Данлыклы шахматчы Терехин Анатолий Николаевич остазлыгында шөгыльләнү минем өчен зур мөмкинлекләргә юл ачты. Халыкара шахмат остасы исемен яулавымда да, аның биргән белеме, хезмәте зурдан.
Дөресен әйтергә кирәк, шахмат минем төп кызыксынуым түгел. Соңгы елларда ныклап айкидо белән мавыгам, өстәл теннисы белән дә җитди шөгыльләнәм. Кеше һәрьяктан да, ягъни рухи һәм физик яктан да камил булырга тиеш дип саныйм мин.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 11 май, 2012 36 санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: