Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Турслет тәмамланды, нәтиҗәләре билгеле

14 - 16 май көннәрендә Актаныш районының Байсар урманында тур слет булып узды. Анда районыбызның урта һәм төп мәктәпләре укучылары һәм укытучы командалары катнаштылар. 14 май көнне катнашучылар спорт ориентлашу буенча ярыштылар, 15 май көнне ККМ - контроль комбинацияле маршрут, конкурс программасы - стена гәҗите чыгару, 16сы көнне җәяүле туризм...

14 - 16 май көннәрендә Актаныш районының Байсар урманында тур слет булып узды. Анда районыбызның урта һәм төп мәктәпләре укучылары һәм укытучы командалары катнаштылар.
14 май көнне катнашучылар спорт ориентлашу буенча ярыштылар, 15 май көнне ККМ - контроль комбинацияле маршрут, конкурс программасы - стена гәҗите чыгару, 16сы көнне җәяүле туризм техникасы буенча команда ярышлары, туган якны өйрәнү викторинасы узды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә
Командалар буенча
Төп мәктәпләр арасында:
1 урын - Әлем мәктәбе;
2 урын - Зөбәер мәктәбе;
3 урын - Әтәс мәктәбе;
Урта мәктәпләр арасында кече группа:
1 урын - Байсар мәктәбе;
2 урын - "Лачын";
3 урын - Киров мәктәбе;
Урта мәктәпләр арасында зурлар группасы буенча:
1 урын - 2 нче санлы Актаныш мәктәбе;
2 урын - Сәфәр мәктәбе;
3 урын - гуманитар гимназия- интернат;
Төп мәктәп укытучылары арасында:
1 урын - Әлем мәктәбе;
2 урын - Яңа Кормаш мәктәбе;
3 урын - Богады мәктәбе;
Урта мәктәп укытучылары арасында:
1 урын - нче санлы Актаныш мәктәбе;
2 урын - Байсар мәктәбе;
3 урын - Киров мәктәбе.
Барлык җиңүчеләр дә истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев