Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Тыңламаста чаңгы бәйрәме

Кече авыл дигәч тә, йортларында бер-бер артлы утлар сүнгән тыныч, салмак кына тормыш алып баручы карт-корылар яшәгән һәм якын киләчәктә тарих битләрендә генә калырга әзер авыллар күз алдына килеп баса. Шөкер, әлеге карашның Тыңламас авылына бер дә кагылышы юк. Район эчке эшләр бүлегенең оператив мәгълүматларында еш кына урын алган авылга...

Кече авыл дигәч тә, йортларында бер-бер артлы утлар сүнгән тыныч, салмак кына тормыш алып баручы карт-корылар яшәгән һәм якын киләчәктә тарих битләрендә генә калырга әзер авыллар күз алдына килеп баса. Шөкер, әлеге карашның Тыңламас авылына бер дә кагылышы юк.
Район эчке эшләр бүлегенең оператив мәгълүматларында еш кына урын алган авылга үзем барып карамасам, бәлки ышанмас идем дә. Шөкер, шушы көннәрдә биредә узган "чаңгы бәйрәме"ндә катнашу бәхете елмайды. Район үзәгендә узган "Рәсәй чаңгы юллары" бәйгесеннән ким түгел иде ул. Дөрес, чараны оештыручылар- эшмәкәр Дилфас Фазлыев һәм авылдашы Айдар Мәгъдәнов әлеге массакүләм чаңгыда шууны бәйрәм дип атамыйлар да, ул аларның көнкүреше дип әйтсәк тә арттыру булмас.
100 хуҗалыктан чак кына артык Тыңламас авылында 263 кеше яши. Шуларның күбесе көн дә Иске Сөн буена чаңгы шуарга төшә. Инде 18 ел Яңа ел бәйрәмен дә бергәләшеп урамда каршылый алар.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 17 февраль, 2012 13 (9658) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев