Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Уку елы нәтиҗәләре буенча турнир үткәрелде

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә күнегүләр тәмамланды. Барлык уку йортларындагы кебек шахмат бүлеге дә үзенең ел нәтиҗәләре буенча турнир үткәрде.Балалар ике турнирга бүленеп уйнадылар. Кечкенәләр барысы да 1 сыйныф укучылары иде. 13 малай, 7 кыз үзара көч сынаштылар. 2006 елдан башлап һәм югарырак яшьләр арасында уздырылган ярышта 17 яшь шахматчы...

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә күнегүләр тәмамланды. Барлык уку йортларындагы кебек шахмат бүлеге дә үзенең ел нәтиҗәләре буенча турнир үткәрде.Балалар ике турнирга бүленеп уйнадылар.
Кечкенәләр барысы да 1 сыйныф укучылары иде. 13 малай, 7 кыз үзара көч сынаштылар. 2006 елдан башлап һәм югарырак яшьләр арасында уздырылган ярышта 17 яшь шахматчы көч сынашты.
2003-2004 елгылар арасында Гадел Имамов - I, Таһир Хөрмәтуллин - II, Илзир Саматов - III; 2005-2006 елгылар арасында Мансур Закирҗанов - I, Риназ Дәүләтов - II, Әмир Акмалов - III; кызлардан Роза Гыймазова - I, Рузилә Гайнетдинова - II, Гөльяз Гыймранова III урынны яулады.
2002 елгыдан югарырак яшьтә ике бала уйнады. Фаил Дәүләтов җиңүгә иреште. Уңышларга ирешкән өчен Мансур Белоусов "Прогресс" дигән Мактау кәгазенә ия булды. Шахматчылар чемпион медальләре һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Озак еллар спортка хезмәт куйган Марс Гардисламов һәр балага бүләкләр таратты. Оешма җитәкчесе Ленис Вәлиев тәбрикләү сүзе белән чыкты, йомгаклау өлешен алып барды.
Шахматны беренче ел өйрәнүчеләр арасында җиңүчеләр: малайлар арасында Ислам Тимеров - I, Ислам Гыйләҗев - II, Ринат Фәррахов - III; кызлар арасында Аделина Кәшбразыева - I, Алияна Айбашева - II, Фирүзә Нәбиева III урынны яулады.
"Третий возраст" дип атала торган пенсия яшендәгеләрнең V республика спартакиадасында Фәһим Галимов - I, Фәйрүзә Солтанова III урынга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев