Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Укытучылар көч сынашты

Үзләренең спортны ни дәрәҗәдә яратуларын укытучыларыбыз 12 сентябрь көнне узган укытучылар спартакиадасында күрсәттеләр. Башта алар барысы бергә "Актаныш" универсаль спорт комплексында җыйналдылар. Биредә спартакиданы ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов барлык катнашучыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде. Шунысы куандыра, быелгы ярышларда районыбызның барлык мәктәп командалары да катнашты. "Актаныш"...

Үзләренең спортны ни дәрәҗәдә яратуларын укытучыларыбыз 12 сентябрь көнне узган укытучылар спартакиадасында күрсәттеләр. Башта алар барысы бергә "Актаныш" универсаль спорт комплексында җыйналдылар. Биредә спартакиданы ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов барлык катнашучыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде.
Шунысы куандыра, быелгы ярышларда районыбызның барлык мәктәп командалары да катнашты.
"Актаныш" спорт комплексында башланып киткән ярышлар, "Лачын" чаңгы-роллер трассасында, Актанышның 1нче мәктәбендә һәм Балалар иҗат үзәге биналарында да дәвам иттеләр.
Спартакиада программасы гер күтәрү, аркан тартышу, шашка уеннары, төрле дистанцияләргә йөгерү, кул көрәштерү, биеклеккә-
озынлыкка сикерү кебек спорт төрләрен үз эченә алды.
Спартакиадада яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре соңрак Бөтенреспублика укытучылар спартакиадасында Актаныш районы данын яклап чыгыш ясаячаклар.
Барлык төр бәйге нәтиҗәләрен караганнан соң, командалар арасында урыннар түбәндәгечә булды. Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында I урынга - Байсар мәктәбе, II урынга - Әлем, III урынга - Зөбәер мәктәбе командасы; урта мәктәпләр арасында I урынга - Актанышның 1нче мәктәбе, II урынга - Сәфәр мәктәбе, III урынга сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия командасы лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев