Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Укытучылар пневматик коралдан ату ярышында катнашты

Космонавтлар көненә багышлап, 12-13 апрель көннәрендә ДОСААФ оешмасы район укытучылар коллективлары арасында пневматик коралдан ату ярышы оештырды. Бәйгедә Богады, Аккүз, Сәфәр, Чуракай мәктәпләреннән тыш, башка авыл белем йортлары актив катнаштылар. Шәхси беренчелектә Шамил Вагыйзов (Зөбәер) һәм Лилия Тимирова (гимназия) - I, Алмаз Галиуллин (Иске Айман) һәм Гөлназ Сәлахова (Такталачык коррекцион...

Космонавтлар көненә багышлап, 12-13 апрель көннәрендә ДОСААФ оешмасы район укытучылар коллективлары арасында пневматик коралдан ату ярышы оештырды.
Бәйгедә Богады, Аккүз, Сәфәр, Чуракай мәктәпләреннән тыш, башка авыл белем йортлары актив катнаштылар. Шәхси беренчелектә Шамил Вагыйзов (Зөбәер) һәм Лилия Тимирова (гимназия) - I, Алмаз Галиуллин (Иске Айман) һәм Гөлназ Сәлахова (Такталачык коррекцион мәктәбе) - II, Нәсих Солтанов һәм Гөлфинә Гәрәева (Зөбәер) III урыннарны яуладылар. Командалар арасында Зөбәер мәктәбе җиңүче исеменә лаек булды. Гуманитар гимназия - II, Такталачык коррекцион мәктәбе командасы III урынны алды. Нәкъ шушы ук бәйге 15 апрель көнне авыл җирлекләре командалары арасында да узды.
Тулы команда белән катнашкан Иске Байсар җирлеге монда җиңүче исеменә ия булды. Чалманарат - II, Иске Богады җирлекләре III урында. Шәхси беренчелектә Марат Муглиев һәм Сәлимә Якуповага (Иске Байсар) тиңнәр булмады. Камил Әхмәтов (Чалманарат) һәм Гөлнара Кәлимуллина (Иске Байсар) - II, Рәмис Кадыйров (Иске Байсар) III урын ияләре.
Беренче мәртәбә уздырылган әлеге ярыш дәвамлы булачак, алдагы елларда да үткәрергә ниятлибез, диләр бәйгене оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев