Актаныш

«Урал лигасы» Кубогының иң яхшы уенчысы булып Актаныштан Илмар Исламов танылды

Бүген Актанышта “Урал лигасы” Кубогына өченче тапкыр волейбол ярышы узды. Актаныш волейболчылары II урынга лаек булды.

I урында лигада беренче тапкыр гына катнашучы Башкортстанның Туймазы командасы. III урында Дүртөйле районы туп чөючеләре. 
Безнең уенчылар арасында Илмар Исламов, Туймазыдан Алексей Митронкин, Дүртөйледән Артур Соловьев лиганың иң яхшы уенчылары булып танылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: