Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Урал лигасы”н кем отар: Бүген Актаныш һәм Башкортстанның 3 командасы туп чөюдә көч сынаша

Бүген "Батыр" спорткомплексында “Урал лигасы” Кубогына волейбол ярышы уза.

         2019 елда Актаныш районы волейбол федерациясе тәкъдиме белән “Урал лигасы” Кубогы булдырылды. Исеменнән үк аңлашылганча, Урал тау итәгендәге Башкортстанның Дүртөйле, Бакалы, Илеш районнары һәм Актаныш спортчылары әлеге Кубок өчен җан ата.

 

         Беренче елны уеннар 4 районда дә узды һәм барлык этапта да, шулай ук финал уенында Актаныш командасы отты.
         2020 елда пандемия булу сәбәпле ярышлар Актанышта гына оештырылды һәм уенда безнең район волейболчылары җиңү яулады. 
        Быелгы "Урал лигасы" Кубогын отарга Башкортстанның Туймазы районы уенчылары да теләк белдергән. Уенда 5 команда катнашырга тиеш булса да бүгенге ярышка Бакалы волейболчылары килә алмады. Шулай итеп Кубок өчен барыбер 4 район спортчылары көч сынаша. 
             
Актаныш районы командасы составындагы волейбол осталарына- Руслан Булатов, Илмар Исламов, Альберт Хәйбиев, Данил Шакиров, Руслан Булатов, Ленар Ибнеев, Ильяр Хисамов, Айзат Шәехов, Равиль Таймасовка уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев