Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

УҢЫШЛАР ТЕЛИК: Актанышның 10 спортчысы Курскида XII Бөтенроссия авыл спорт уеннарында катнаша (ИСЕМЛЕК ТӘ БАР)

Алар печән дә чабачак, сыер да савачак, спорт белән шөгыльләнәчәк.

Кичә, 1 августта,  Татарстан спортчылары Курск өлкәсенә юл тотты. Алар XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалында катнашачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалы 3-7 август көннәрендә Курск шәһәрендә уздырыла. Курск сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган  әлеге ярышларда Татарстаннан 39 спортчы һәм 4 тренер катнаша. Алар сафында 10 актанышлының булуы сөенечле. 

Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләрэшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев  төркемендәге Ирек Мөхәммәтов - полиатлон, Искәндәр Һадиев, Айбулат Хуҗин, Фирүзә Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева - җиңел атлетика, Равил Хаҗиев, Лилия Гәлләмова - печән чабу төре буенча көч сынашачаклар.  Сөембикә, Айгөл, Рим Яппаровлар исә  Бөтенроссия авыл спорт уеннарында спорт гаиләсе буларак чыгыш ясаячак. 

Реклама

Сүз уңаеннан, Авыл уеннары программасы 18 дисциплина: армрестлинг, баскетбол 3х3, волейбол, гер күтәрү, җиңел һәм авыр атлетика, мас-рестлинг, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, полиатлон, самбо һ.б. буенча ярышларны үз эченә ала.
 

чыганак һәм фото: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев